Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: урманнарга керү вакытлыча тыела

Республикада халыкка һәм техникага урманнарга керү вакытлыча тыелды.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, 21 көнгә урман массивларында булуга чикләү кертелде. Бу республика территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын куркынычы хөкем сөрү белән бәйле.

Район урман хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, кагыйдәләрне бозучыларга карата штрафларның күләме янгынга каршы махсус режим чорында ике тапкыр арта. Ут-күз чыгарып, урманга зыян салынса, андый хокук бозучыларны җинаять җаваплылыгына тарту да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев