Әлки районы Урта Әлки авылының “Мөгаллим” мәчете имамы Радик Абдуллин республика конкурсында җиңде
Урта Әлки авылының “Мөгаллим” мәчете имамы Радик Абдуллин “Изге амәнәт” дип аталган республика конкурсының “Татарстанның иң яхшы имам-хатыйбы” номинациясендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.
Бәйгедә катнашучыларның эшчәнлеге түбәндәгеләрне исәптә тотып бәяләнде: милли-дини үзаңны үстерү буенча актив тәрбия-педагогик эшчәнлек, күп кешеләр катнашында татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү.
Радик хәзрәт мәхәлләне 11 ел дәвамында җитәкләп килә. Шушы чорда ул халык арасында ихтирам һәм абруй казанды, район мөхтәсибенең урынбасары булып та эшли. Быел якташлары ярдәме белән мәчетләрен төзекләндерү буенча зур эш оештыра алды ул. Мәчет бинасын төзекләндерүдә нәсел тамырлары Урта Әлкидән булган танылган футболчы Марат Кабаев ярдәм иткән.
–Түбәдән яңгыр үтә иде, аны алыштырдык. Язга таба манараны төзекләндерергә җыенабыз. Заманында аны коры штукатурка ысулы белән тышлаган иделәр, инде моны киредән эшләргә кирәк. Конкурста отып алган 100 мең сум акчаны шуңа юнәлтәчәкбез, кайбер төзелеш материалларын алып та куйдык,–диде Радик хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев