Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ватерполчылар командасы – Россия чемпионаты финалисты

Районыбызның “Актай” кызлар командасы су полосы буенча Россия чемпионатының финалына чыкты.

Узган атнада тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә ватерполчы кызларыбыз Пенза шәһәрендә Россия чемпионатының дүртенче турында Татарстан данын яклап чыгыш ясадылар. Республика  тарихында беренче тапкыр 17 яшькә кадәрге үсмерләр командасы финал уеннарында катнашу хокукына ия булды.

Финалга чыгу өчен барган уеннарда “Актай”  Пенза, Томск, Липецк, Волгоград кебек зур шәһәрләр командаларын җиңүгә иреште.

Соңгы уенда безнекеләр Томск командасы белән очраша. Бу “Актай”лылар өчен хәлиткеч уен була. Ватерполчы кызларның көндәшләрен өч тупка өстенлек белән җиңүе сорала. Әлеге гаять катлаулы бурычны “Актай” җиренә җиткереп үти –5 очко аерма белән каршы командадан өстен чыга.

Финал уеннарында ватерполчыларыбызны тагын да көчлерәк командалар белән ярышу көтә. Аларның көндәшләре – Россия чемпионнары, Европа һәм дөнья кубоклары ияләре булган “Динамо”, “Уралочка”, “Кириши”,”Югра”, Мәскәү һәм Чехов шәһәрләре җыелма командалары.

“Актай” командасының җиңүгә өмете зур. Ватерполчы кызлар Айгөл Фәсихова, Динара Гарифуллина, Алинә Хисмәтуллина, Илүзә Вафина, Илүзә Хәйруллина, Алия Гайфуллина, Энҗе Идиятуллина, Эльвира Шәйхетдинова (команданың капитаны) тренерлары Александр Георгадзе җитәкчелегендә финал уеннарына әзерләнә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев