Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ватерполчылары Россия беренчелегендә кабат җиңүгә ирештеләр

Бүген, 24 гыйнварда, Новосибирск шәһәрендә узучы Россия беренчелегендә безнең “Актай” ватерполчылары Пенза өлкәсе җыелма командасын 13:7 исәбе белән җиңде.

Тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Актай” ватерполчы малайлар командасы Новосибирскида үтә торган Россия беренчелеге ярышларында (15 яшькә кадәрге малайлар арасында) катнашалар. Әлеге шәһәрдә су полосы беренчелегенең өченче турына узган иң көчле 8 команда көч сынаша. Безнекеләр, дүрт уенның өчесендә җиңүгә ирешеп, турнирның лидерлары исемлегендә.

Шулай итеп, “Актай” командасының Россия беренчелегендә җиңү медальләре алуга мөмкинлекләре зур. Дүртенче тур 11-16 февральдә Мәскәүдә үтәчәк.

Безнең ватерполчы малайларның уңышлары турында кичә ТНВ каналының “Хәбәрләр” программасы сөйләде. Татарстанның Әлки командасы турында Новосибирск җирле телевидениесе дә тапшыру күрсәтте.

Ә ватерполчы кызлар командасы (17 яшькә кадәр) Златоуст шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев