Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Вайыс Даутов җинаятьчеләрне эзләү бүлеген 21 ел җитәкләгән

…1918 ел, күптән түгел булган Октябрь революциясеннән соң илдә катлаулы вәзгыять урнаша. Җинаятьчелек белән нәтиҗәле көрәшү өчен яшь Совет республикасының Халык комиссариаты җинаятьчеләрне эзләү буенча үзәк идарә төзү турында карар кабул итә. Шуннан соң узган тулы бер гасыр буе әлеге хезмәттә эшләүчеләр җинаятьчеләргә каршы аяусыз көрәш алып баралар.

Бүген, 5 октябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки рай­он бүлекчәсе оперуполномочен­ныйлары хезмәтләре оешуны 100 ел тулуны билгеләп үтәләр. Төрле чаралар үткәрүне, аларга милиция ветераннарын чакыруны планлаш­тыралар. Ә без үзебезгә 20 елдан ар­тык җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгән Вайыс Разак улы Даутов­ны чакырып әңгәмә корырга булдык. Бу урында шулкадәр озак эшләүчеләр бөтен республикада берничәү генә икән. Вайыс Разаковичның тор­мышында искә төшерердәй вакыйга­лар күп булган. Үзенең милициягә килү тарихын ул болай сөйләде:

–Район милициясендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге 90 нчы елларга кадәр булмады, “опер”лар ин­спектор дип аталдылар. Мин район эчке эшләр бүлегенә 1979 елда килдем, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор сыйфатында хезмәтемне башладым. Ул вакытта җинаятьчеләрне эзләүче инспектор булып милиция өлкән лейтенанты Николай Архипов хезмәт итә иде. Аннары аны лейте­нант Әнвәр Нургалиев, соңрак Алек­сандр Софронов алыштырдылар. Бу урында бер еллап Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган Ринат Сәлахов эшләп алды. Ә 1981 елда хезмәт уры­ны бушады. Шул чакта мине әлеге ва­зыйфага билгеләделәр дә инде. Башлап җибәрдем дә, шунда 21 ел хезмәт ит­тем!

80 нче елларда районда халык хәзерге белән чагыштырганда күпкә артык булган. Заманалар тотрыклы саналса да, җинаятьчеләр “йоклап ятмаган”: үзебезнекеләр дә кайчак закон бозгалаган, читтән килүчеләр дә проблема тудыргалаган. Әле урлау, әле үлем белән төгәлләнә торган су­гыш-талашлар… Оперативникларның хезмәт шартларын да бүгенге белән һич чагыштыра торган түгел – тран­спорты да юк, элемтә чаралары да. Җинаять урынына еш кына я трактор­га утырып, я ат җигеп бара булганнар. Ә кайчак җәяүләп тә чыкканнар юлга. Шулай да алларындагы бурычларны уңышлы үти алганнар.

–Еш кына җинаятьләрне “кай­нар эздән” ача идек. Әйтик, Чуаш Кичүендә үтерү турында хәбәр иттеләр (сүз уңаеннан, бу минем бе­ренче эшем булды). Барысы да бер күрүдә аңлашыла. Ике исерек талашып киткән, берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Һәм менә сиңа җинаять,–дип үткәннәрне искә төшерүен дәвам итте Вайыс ага.

90 нчы еллар, тоташ дефицит за­маны. Районда бер-бер артлы урлау- талау теркәлә: бер төркем караклар кибетләрне, склад, товар базаларын бушатып кына тора. Шулай безнең районда 8-9 кибетне чистартып чыга алар. Шуңа охшаш хәлләр Ульянов өлкәсендә дә күзәтелә. Безнең опе­ративниклар күрше хезмәттәшләре белән бергәләп эшлиләр һәм каракларның эзенә төшәләр.

–Без еш кына Тольятти, Ульянов милиционерлары белән бергәләп эшли идек. Берәр җирдә караклык булса, тикшерә башлаганчы ук егетләр белән сөйләшәбез, урланган әйберләр очра­са, хәбәр итүләрен сорыйбыз. Әйтик, Юхмачы ягындагы кибетләрне тала­учыларны Димитровград оперлары ярдәмендә тоттык,–ди әңгәмәдәшем.

80 нче еллар уртасында җинаятьчеләрне эзләү район хезмәте белгечләр белән көчлеләндерелә. Бирегә өлкән уполномоченный Мөнир Таһиров, оператив хезмәткәрләр Вик­тор Булючев, Наил Габдрахманов килә. Шулай бүлек оеша. Һәркем үз участогы өчен җавап бирсә дә, бергәләп эшлиләр.

Даутов әйтүенчә, әлкилеләр милициягә бик ярдәм итә булганнар. Ят кешеләр, моңарчы күрелмәгән ма­шиналар, чегәннәр турында хәбәр итеп торганнар. Милиционерларның тагын бер таянычлары – авыл советла­ры рәисләре. Ә катлаулы җинаятьләрне ачуда районга Эчке эшләр министр­лыгы җибәргән белгечләр булышкан. Аларда видеокамералар, махсус при­борлар…

–Ә ачылмый калган җинаятьләр була идеме? –дип сорадым Вайыс абыйдан. Ул бераз уйлап торды һәм бо­лай диде:

–Әйе, булгалады. Шул ук кибет басу­лар, алар еш иде бит. Кешеләр югалуны тикшерү дә катлаулы иде. Мин үзебез эзләгәннәр турында һәм тапканна­рыбыз турында әйтәм. Кайчак таныш булмаган кешенең үле гәүдәсен таба идек. Кем һәм кайдан икәнлеген ачык- лый алмасак, аны яхшылап фотога төшерәбез, тышкы билгеләрен язабыз, киеме үрнәкләрен алабыз һәм үзебездә күмәбез. Мондый хәлләр СССР таркал­ган 90 нчы елларда булгалады.

–Атарга туры килдеме?

–Бик сирәк һәм кисәтү өчен генә. Мондый очраклардан соң җентекләп хисап тота идек.

–Җинаятьләрне уңышлы ачкач, мактый да булганнардыр…

–Булгалады. Әле мактау кәгазе бирәләр, әле премия язалар. Ләкин ача алмасаң, җәзасы да була иде. Тик без бүләк алу өчен түгел, районда тыныч­лык булсын дип тырыштык,–шулай бераз ачулангандай җавап бирде бу со­равыма Вайыс Разакович.

Оператив уполномоченныйның хезмәте куркыныч та, авыр да. Даутов әйтүенчә, яшьләр бу хезмәттә озак­ка тоткарланмый, чөнки ул кешенең бөтен вакытын ала, гаиләгә дә калдыр­мый. Вайыс абый шундый бер очрак­ны сөйләп үтте. Яңа ел бәйрәме алды, 31 декабрь. Һәркемдә бәйрәмчә кәеф, могҗиза көтү. Әмма Даутов җитәкләгән оператив төркем өчен болар бул­мый кала: сәгать көндезге унберләр тирәсендә Садиководан хәбәр алы­на. Үлем хәленә җиткезеп кыйналган берәүне хатыны капка төбеннән табып ала. Нишлисең, җинаять урынына ба­рырга кирәк. Башта ат белән, аннары җәяүләп. Өйләренә яңа елда, туктау­сыз бер тәүлек эшләгәннән соң гына әйләнеп кайталар милиционерлар. Әмма җинаятьне ачалар!

–Хатыннарыгыз ничек чыдады?– дип аптырыйм мин.

–Нишләсеннәр соң? Опер хатыны булдың икән, түз! Рәхмәт аларга, без хатыннарыбызга бик бурычлы. Ми­нем Рафидәм өч бала табып үстерде. Хәзер инде дәү әти булдым, алты оныгым бар. Таһировның да, баш­ка хезмәттәшләремнең дә гаиләләре имин, балалары яхшы. Болар – тор­мыш иптәшләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Безгә тугрылыклы булды алар,–елмаеп һәм горурланып җавап бирде Вайыс абый.

Милициядә 28 ел хезмәт иткәч, Дау­тов отставкага китә. Лаеклы ялга. Әмма тыныч тормышка 20 көнләп кенә түзә ул. Аны район хакимиятенә чакыра­лар, шунда тагын 12 елдан артык эшли. Бүген исә юл төзү участогында сак хезмәтендә тора.

…Район эчке эшләр бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә бүген инде башкалар хезмәт итә. Яшьләр, белемлеләр, үз хезмәтләренә җаваплылар. Бүлек белән 17 ел Ришат Насыйбуллин җитәкчелек иткән. Хәзер ул – РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсе начальнигы. Һәр хезмәткәренә югары бәя биреп, ул бо­лай диде:

– Ф о р с а т т а н ф а й д а л а н ы п , җинаятьчеләрне эзләү хезмәте вете­раннарын, бүгенге оперативникларны бер гасырлык юбилей белән котлыйм. Аларга нык исәнлек, уңышлы хезмәт, шәхси тормышларында иминлек те­лим. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев