Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветеранын РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады

20 апрельдә Түбән Әлкидә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗим Мәрдегалләм улы Фәхретдиновка 98 яшь тулды.

  Ветеранны котлау, аңа җылы теләкләр җиткерү, депутат бүләген тапшыру өчен Хаҗим ага янына депутат ярдәмчесе, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова килде.

–Дөньяны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең буын өлешенә туры килгән сынауларны туган илләрен эчкерсез яратучы кыю һәм батыр кешеләр генә үтәргә сәләтле,–диде депутат ярдәмчесе һәм ветеранга озын гомер белән сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев