Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ветеринар белгечләр шәхси хуҗалыклардагы 2300 баш сыерны тикшергән

Шәхси секторда асралучы сыерларга карата кулланучы көзге ветеринария-кисәтү чаралары төгәлләнеп килә. 

 
Белгечләр 2300 баштан артык терлекне тикшергәннәр инде. Кызганычка каршы, сыерларның лейкоз белән зарарланганнары шактый. Таможня берлеге регламенты, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә лейкозлы сыерларның гематологик авырулылары сәламәт терлекләрдән аерым изоляторга урнаштырылырга тиеш. “Билгеле, аларның сөте куллануга яраксыз (сату, тапшыру тыела). Сыер терлеге үзе дә юкка чыгарылырга тиеш. Бу таләпне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла,”–дип кисәтә ТР Министрлыгы кабинеты Баш ветеринария идарәсенең төбәк бүлеге ветеринария инспекторы Ольга Алексеева.
Район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, бездә гематологик авыру сыерлар юк, аларны юкка чыгарганнар, ә вәзгыять даими контрольдә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев