Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казан Сабан туенда чуаш утары әзерләде

Районыбыз вәкилләре Казанда Аккош күле буендагы Сабан туенда катнашты.

Безгә Сабантуй җирендә чуаш милли йортын әзерләү тәкъдим ителгән иде. Йорт чуаш халкының  милли традицияләрен саклап төзелде һәм җиһазландырылды. Әлки утарында башкала Сабан туе кунаклары күп булды. Аларны район сәнгать осталары чуаш милли киемнәреннән каршы алып, җырлатып-биетеп күңелләрен ачтылар.

Ә Карга авыл җирлеге вәкилләре кунакларны тәмле, шифалы үләннәр белән ясалган самовар чәе һәм кайнар коймак белән сыйладылар. Әлки чәен авыз итәргә теләүчеләрдән хәтта чират хасил булды. Балалар иҗат йорты укытучысы Ильяс Идиятуллин исә кунакларга балаларның кул эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев