Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада катнаша

Бүген башкалабыз Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары уза.

Аның беренче өлеше С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булды. Тантанада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Бәйрәмгә Татарстанда яшәүче Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та чакырылган иде. кунаклар игътибарына ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган концерт тәкъдим ителде.

Безнең районнан да бәйрәмдә зур төркем вәкилләребез катнашты. Болар – район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова, хәрби комиссар вазыйфаларын башкаручы Илна Хәмәтҗанов, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Илфат Вафин, Фердинант Вәлиев, Иван Ярославлев, Илнур Фәрдиев, хәрби-патриотик клублар җитәкчеләре Сергей Платонов һәм Андрей Романов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев