Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре якташлары Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсендә катнаштылар

Кичә Әлки районыннан бер төркем театр сәнгатен сөючеләр Казанга, күренекле якташлары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсендә булып кайттылар.

Якташлар делегациясен район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкләде. Юбилей тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында үтте.

Актрисаның туган ягы- Түбән Әлки җирлегеннән дә ике автобуска төялеп кунаклар барды бенефиска. Авылдашлар исеменнән Рузия ханымны эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов котлап, купшы чәчәк бәйләме бүләк итте.

Рузия Мотыйгуллина үзе дә кунакларына рәхмәт әйтте, олы илтифат күрсәтеп берничә спектакльдән өзекләрдә уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев