Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Волостновлар гаииләсенең яраткан шөгыле - бакчачылык

  Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт, дигән сүз бар халыкта. Ә безнең хикәятнең геройлары салам түбә астында да бәхетле булганнар. Бүген сүзебез Югары Матак авылыннан Волостновлар гаиләсе турында.

 
Витя белән Надя Иске Матакта бер үк мәктәптә укыйлар, бергә район үзәгенә укырга йөриләр. Анда кайчагында җәяү, ә кайчан чаңгыда яисә велосипедта баралар. Авылга кайтканда чокыр янында үскән карт дүләнә куагы янында туктап, аның җимешләре белән сыйланалар, ә аннан соң мәктәп хәлләрен сөйләшеп, алга планнар корып юлларын дәвам итәләр. 
Унынчы сыйныфтан соң егетне армиягә алалар, ә Надя совхоз юлламасы буенча Иваново шәһәренә бухгалтерлыкка укырга китә. Авыл хуҗалыгы техникумында укыган, яшәгән өчен тулысынча терлек симертү совхозы түли – ул чагында тәртип шундый була. 

Мех якалы пальто
Укуын тәмамлагач дипломлы белгеч гаражда хисапчы, аннан соң хуҗалыкның үзәкләштерелгән бухгалтериясендә бухгалтер булып эшли. 
–Һәр көнне иртәнге сәгать 5 тә мин районга сводка тапшыра идем. Бер минутка да соңга калырга ярамый. Әмма берсендә чак кына авыр хәлгә калмадым. Чистайга ит комбинатына терлек илтүче машинага утырып, ЦУМга кышкы кием алырга киттем. Әмма ниндидер сәбәп белән малларны кабул итмәделәр. Нишләргә? Ничек конторага вакытында кайтып җитәргә? Машина йөртүчедән үгезләрне төнгә шәһәр урамында калдырып торуын сорадым. Бүгенгедәй хәтеремдә, Виктор Потапов кул астындагы материаллардан киртә ясады, бүтән бер шоферга аны саклап торырга кушты, ә үзе зур тизлек белән мине авылга кайтарды. “Әлки” совхозы директоры Василий Яковлевич Мошков югалып калмавымны билгеләп үтте,  берәрсеннән үземне алыштырып торуын сорамавым өчен бераз битәрләп тә алды. Әнә шулай мин шәһәргә барып гомеремдә беренче тапкыр яхшы пальто алдым.  Ул көрән төстә, чәшке якалы, бик матур иде,–дип бераз моңсуланып искә ала Надежда Николаевна.

Соравы нинди – 
җавабы шундый
1974 елның октябрендә җитез егет Виктор армия сафларыннан кайта. Аны шунда ук авыл клубына мөдир итеп билгелиләр.
–Надюша чыршы бизи иде. Мин аның янына килдем дә, син кияүдәме әле, дип сорадым. Ә ул урындыктан сикереп төште дә, кычкырып көлеп: “Юк, сине көттем!”дип җавап бирде. Классташ кызыма күп егетләрнең күзе төшеп йөргәнен беләм, әмма мондый җавап көтмәгән идем,–дип күңелендәген уртаклашты Виктор Пантелеевич.
–Яңа ел бәйрәмнәреннән соң мин элекке чуаш гадәте буенча Наденьканы “урларга булдым”. Әгәр кыз карак-кияү йортында калырга теләмәсә, әниләре өенә әйләнеп кайта ала, ә инде егет күңеленә хуш килсә, иртән кызны ярәшергә баралар. Минем кәләшем калды. Ул чагында йөрәгемне шундый шатлык хисе биләп алды. Аңа бөтен дөньяны бүләк итәсем килде, әмма әллә ни байлыгым юк иде,–дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 
Әтисе рактан үлгәндә Викторга 12 яшь кенә булган икән. Алар дүртәү ятим калганнар, ә төпчек сеңелләре әтисе үлеменнән соң бер ай узгач туган. Клавдия Васильевна, иренә гомергә тугры калып, балаларын ялгызы аякка бастырган.  

Сөйгәнең  белән шалашта да җәннәт
Яшь парга совхоз өй бирә, әмма ул салам башлы була, түбәдән гел су үтә.
–Караватны, яңгырда чыланмас өчен, әледән-әле бер почмактан икенчесенә күчереп йөрттек. Әмма бәхетле идек, шуңа бу безнең өчен вакытлыча гына проблема булып тоелды,–дип искә ала Волостновлар. 
Олы кызлары Наталья салам башлы өйдә Конституция көнендә туа. Ә җәйгә яшь пар туганнары, авылдашлары, җирле хуҗалык ярдәме белән яңа өй сала башлый. Виктор иртәдән төнгә кадәр диләнкәдә эшли һәм бураны өлгертә. Менә 45 ел инде ир белән хатын тынычлыкта, иминлектә, узара аңлашып һәм ярдәмләшеп шул өйдә яшиләр. Гаилә башлыгын шатлыкка күмеп беренче уллары Александр да шунда туа. Чуашларда бит “Ата улы белән көчле” дигән сүз бар (Ывал – ашен вайе).
–Мин өч баламны да бәйрәмнәрдә таптым. Менә Сашеньканы – беренче гыйнварда, ә Алешаны 9 майда. Хәтеремдә, кызыма инде 13 яшь иде, ул, минем хәлемне күреп, фельдшерга йөгерде, ә калын тавышлы, тулы гәүдәле Лена түти, мине бәби тудыру йортына озатырга да өлгермәстән, инде шатланып кычкыра: “Паня Вити ача щурална”. Ягъни Пантелей малае Викторның баласы туды,–дип елмаеп сөйли әңгәмәдәшем, әйтерсең лә ул яңадан әлеге бәхетле язгы көнгә әйләнеп кайткан. 

Хезмәттә үткән көннәр
Гаилә башлыгы озак еллар совхозда “бензовоз” йөртүче, тракторчы булып эшли. Инде күп балалы әти булгач та ул хатыны киңәше белән читтән торып Тәтеш совхоз-техникумына укырга керә. Агроном дипломы алгач хисапчы булып билгеләнә, аннары лаеклы ялга кадәр бригадир булып эшли. 
Надежда Николаевна менә инде 20 ел Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитеты  секретаре вазыйфасында. Бу еллар эчендә җирлектә дүрт җитәкче алышынган, ул үзе дә 1994-95 нче елларда авыл советында башлык булган. 
–Элекке җитәкче Сергей Искаков китте, ә яңасын билгеләмәделәр. Миңа аның вазыйфаларын башкарырга туры килде. Авыр эшкә алынырга теләүчеләр юк – бу районга газ килгән вакыт иде. Мин эшләгән бер ел эчендә Югары Матакта фельдшер-акушерлык пунктын, Чуаш Шәпкәсендә һәм Иске Матакта  клубларны, ике мәктәпнең котельнясын газлаштырдык. Һәр киңәшмәдә, авыл советы секретаре биш объектка зәңгәр ягулык үткәрә алды, дип мине үрнәк итеп куялар, җитәкче вазыйфасында калуымны сорыйлар иде, –дип сөйли Надежда Николаевна. Ул чагында үзенә һәр эштә  иренең ярдәм итүен дә өстәп куя. 
Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаренең хезмәте турында күп язып тормыйм, алар бит халыкның күз алдында. Шулай да 2012 елда Надежда Волостнованың “Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүен әйтми кала алмыйм. Мондый бүләк күп нәрсә турында сөйли.

Яраткан шөгыльләре
Волостновларның яраткан шөгыльләре – бакчачылык. Без килгән көнне  Виктор Пантелеевич бакчада эшли, мул кыяр уңышын җыя иде. Ә әйләнә-тирәдә исемнәрен энциклопедиясез белеп тә булмаган агачлар һәм куаклар үсеп утыра. Авыл уңганнарының бакчасында сары төстәге ремонтант кура җиләге, ясмин, спирея, кара бөрлегән, бакча җиләге, ун сортлы помидор, татлы борыч, яшел тәмләткечләр, бик күп алмагач һәм груша агачлары бар. 
1975 елда барлыкка килгән бу гаилә, барлык кыенлыкларга карамастан, хисләрен саклап кала алган. Ул хисләр еллар үткән саен ныгый гына. Бүген Волостновлар яшьләр өчен үрнәк булып тора, ә аларның  бәхетле озын уртак тормышларының сере – түземле, эшчән булуда, бер-береңне хөрмәт итүдә һәм авыр чакларда ярдәм кулы суза белүдә.
“Дөньяны гаилә парлары тота” (Машарпа тенче тарать)”,–ди чуашлар. Виктор һәм Надежда Волостновлар кебек парлар, дип тә өстисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев