Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: җәй - юлчылар өчен кызу чор

Июль, эсселек, кайнар кояш... Мондый көннәрдә күпләр күләгәгә качарга тырыша, салкынчарак урын эзли, әмма бу сүзләр юлчыларга кагылмый. Чөнки алар өчен җәй айлары кызу кояшның үзенә кебек үк кайнар чор.

Без юлның төзелеш төгәлләнеп килгән өлешен карап кайттык. Юл төзелеше документларында ул болайрак яңгырый “Алексеевск-Югары Колок” машина юлының 69-79нчы чакырымын капиталь төзекләндерү”. Ул юлның Түбән Кәчи авылыннан ерак булмаган, Шия елгасы аша салынган күпере янындагы өлеше.

Күпер өстендәге юлны 4 ел элек төзекләндергәннәр, ул яңа салынган кебек, ә менә аның янындагы юл өлеше шактый «тузган». Әлеге урын сазлыклы, ә машиналар агымы исә очсыз-кырыйсыз. Моны юлның җайга салынган өлешендәге светофор янында, җиңел тимер атларны исәпкә алмыйча, күпме йөк машиналары, фуралар җыелып басып торудан да аңларга була: чөнки эш төгәлләнгәнгә кадәр хәрәкәт тә күпмедер дәрәҗәдә чикләнә бит.

Төзелеш эшләре “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин кул астында бара.

  • Гаять зур эш алып барыла, ул уз эченә олы юлны төзекләндерүне генә түгел, ә бер чакрымнан да артыгракка сузылган Түбән һәм Югары Кәчи, Йолдыз авылларына керү юлларын салуны да үз эченә ала. Шулай ук җәяүлеләр куркынычсызлыгын булдыру өчен, автопавильон, тротуарлар ясалачак, тимер киртәләр сузылачак, - дип ассызыклады җитәкче.

Төзелеш барган юл янында зур капчыклар тезелгән иде. Аларны юлга известь таратучы ак кузовлы машинага кран ярдәмендә тутыралар. Прораб Павел Жарков известьне, гадәттә, сазлыклы урыннарга салуларын әйтте.

- Биредә җир яхшы түгел. Менә уң якта эрегән кар суларыннан зур булмаган күл җыелган иде, аны күмдек. Известь җәябез, ул өемнең аскы катламыннан суны бетерү өчен кирәк??. Ә тыгызланган грунт өстенә геоспан ТН-80 юл кырыйларына ук төшерелеп җәелә, -  диде белгеч.

Геоспанның ни булуы белән кызыксындык. Ул киндер тукыманы хәтерләтүче киңлеге 5.1 метр булган төргәктәге синтетик япма икән. Аның су күтәрелгән очракта, юлны саклау өчен кирәклеген аңлаттылар.   

- Моннан тыш, 460 метр озынлыкта 30 см калынлыкта төзелеш комы, аннары С-4 төрендәге вак таш һәм 12 см калынлыкта ике кат бетон? җәелә. Әлеге катламның гомуми биеклеге 70 см тәшкил итә, - дип, төзелеш серләре белән уртаклашты прораб. Сөйләшеп киткәч, Павел Валерьевичның Аксубай районыннан булуы ачыкланды. Ял көне гаиләләре белән Уявта булганнар, күргәннәреннән бик тә канәгать калган икән.

Ул үз эшләренең осталары булган юлчылар: ресайклер (юл катламын куптарып алып бутаучы машина) йөртүчесе – Алексеевскидан килеп эшләүче Аркадий Арнаков, йөртүчеләр: Нурлат районыннан Сергей Олексик, Базарлы Матактан Илгиз Хисамов, атогрейдер йөртүчеләре Сергей Симаев һәм Марат Риянов турында җылы сүзләрен әйтте.  

Марат Әкрәм улы Базарлы Матактан, юлчылык тармагында 1992 елдан бирле, ә грейдерда ике дистә елдан да артык эшли икән. Ул иң тәҗрибәле эшчеләрнең берсе.

 “Алексееввскдорстрой” җәмгыятендә Салават Фасыйховның исә җиң сызганып хезмәт итүенең дүртенче елы икән. Ул бирегә техникумны тәмамлаганнан соң килгән. Башта Яңа Чишмәдәге бүлеккә эшче булып урнашкан, эретеп ябыштыру эшләрен дә башкарган. Яшь юлчы үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, шуңа да аны сүзсез Әлки бүлегенә күчергәннәр. Салават күптән түгел  өйләнгән, үз йортын салу турында хыяллана.

- Быел мине бригадир итеп билгеләделәр, геодезия буенча да эшләрне башкарам, аның буенча укыган идек. Намус белән эшлибез, эшне вакытында төгәлләргә тырышабыз. Хезмәт хакын яхшы итеп, көнендә алабыз, - диде Салават, хәрби хезмәтне үтәп кайтуы, гади эшче булып килеп, хәзер бригадир итеп билгеләнүе турында кыскача гына әйтеп. Хәзер яшь егетләр аңардан тәҗрибә туплый икән.   

Ранил Әхмәтҗанов, Альмир Хафизов юл салу җәмгыятенә Базарлы Матак мәктәбенең чыгарылыш кичәсе үтүгә үк эшкә урнашканнар – акча эшләп алу өчен, сентябрьгә кадәр вакыт бар бит әле. Альмир, әтисе Әмир кебек юлчы булырга теләп, аныә киңәше белән югары уку йортының юл төзүчеләр факультетына документларын биргән.

Рамазан Сәлахиев “Алексеевсдорстрой”га эшче булып икенче тапкыр эшкә урнашкан.

-  Шәһәргә китеп, заводка эшкә бардым. Хезмәт хакы начар түгел иде, әмма башкалада тормыш бик кыйммәт, кире кайтырга уйладым. Үзем мин Баллыкүлдән, авыл егете. Башка беркая да китәсем килми, - дип, күңелендәгесен сөйләде Рамазан.

- Һава шартлары нинди булуга карамастан, һәркем тырышып эшли. Базарлы Матактан булган юлчылар Фәнис Сыйтдиков һәм Илшат Гайнуллин, Түбән Әлкидән Рәшит Мөхәррәмов та гомуми эшкә үзләреннән зур өлеш кертә. Сезон вакытында эш көне озын була. Бирегә китереп ашату оештырылган, шуңа да бер генә минутны да бушка уздырмыйбыз. Ә кайнар аш, икенче ризык, салат һәм камыр ризыгы белән безне Түбән Кәчидән Нина Тутерова сыйлый. Менә дигән пешекче ул! намус белән, күңелен биреп пешерә!  - дип аңлатып китте Павел Жарков.

Юлчылар юл төзелешен апрель аенда ук башлаган, алдагы көннәрдә төп эшне төгәлләргә ниятлиләр. Шия елгасы күперенә чаклы ике яклап тимер киртәләр сузалар. Мондый саклану киртәләре ике метр биеклектәге өемнәрдә урнаштырылган су торбалары өстеннән дә сузылачак. Аннары юл билгеләрен, төрле юл күрсәткечләре, бирма?ларны урнаштырырга кирәк булачак. Бу да бик мөһим эш.

Юлчылар бар эшләрен дә намус белән, сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарып чыгачакларына икеләнер урын юк. Алдагы ел нәтиҗәләре моны дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев