Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Чаллы авылында модульле ФАП төзелеше төгәлләнеп килә

Яңа Чаллыда модульле ФАП төзелеше төгәлләнү алдында.

Бу авыл халкы яңа медпункт турында күптәннән хыяллана. Яраклаштырылган бинада урнашкан ФАПта уңайлы шартлар юк дәрәҗәсендә иде. Һәм менә бу җәйдә Яңа Чаллыда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Яңа медпунктны тизрәк өлгертү өчен авыл халкы да тырыша. Җирлекнең бюджет хезмәткәрләре – клуб эшчәннәре, китапханәчеләр әллә ничә мәртәбә өмәләр ясап, яңа ФАПның эчен-тышын, тәрәзәләрен юып-чистартып чыкканнар. Шулай ук бина тирәсен төзекләндерүдә эшләгәннәр – чәчәкләр утырту өчен туфрак таратканнар, юл җәюдә булышканнар.

Фельдшер Венера Садыйкова яңа бинада халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык уңайлыклар буласына сөенеп бетә алмый.

Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков әйтүенчә, яңа ФАП инде өлгерү алдында. Бина эчендәге кайбер вак-төяк эшләрне генә төгәллисе калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев