Бүген Яңа Үргәагар авылында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлавына килгән Рамилә апа Җәләлованы котладылар. Аның бүген туган көне икән бит!
Хезмәт ветераны Рамилә апа 4 дистә елга якын гомерен балаларга математика фәнен укытуга биргән. Тәҗрибәле, тирән белемле, актив укытучыны Нәби Дәүли исемен йөрткән гимназия коллективы, балалар,ата-аналар бик хөрмәт итә.
750нче участокта Рамилә Җәләлованы чәчәкләр, бүләкләр белән котладылар.
-Күбебез Рамилә апа укучылары бит. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безне төгәллеккә өйрәтте. Ә безнең эштә ул бик мөхим,-ди участок рәисе Энҗе Фәттахова.
Тулаем алганда, 750нче сайлау участогында тавыш бирү бәйрәм рухында бара. Гармунчы Әсфән Сибәгатуллин килгән халыкны җыр-моң белән каршв ала. Мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз, тәмле коймаклар белән сыйлап озатып кала.
Хәзерге вакытка участокта 85 процент сайлаучы тавыш биргән.
Нет комментариев