Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яңа Салман авылында яңа гына никахлашкан Динар һәм Ирина Мингалиевлар туйдан турыдан-туры сайлау участогына килделәр

738 нче Салман сайлау участогында күңелле вакыйга: әле яңа гына никахлашкан Динар һәм Ирина Мингалиевлар туйдан турыдан-туры сайлау участогына килделәр.

Динарны әлкилеләр оста җырчы буларак беләләр. Мәктәп елларында ул һәр “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып призер була иде. Егет хәзер Казанда югары уку йорты тәмамлаган.  Аларның Ирина белән кавышуына да җыр сәбәпче булган. Башкортстанда туып-үскән кәләш тә бик матур җырлый икән бит. Ике ел элек алар Лаеш районының Хәерби авылына концерт куярга килгәч танышканнар. “Күзләребез очрашты да ... барысын да хәл итеп куйды. Без инде бер-беребездән башка яши алмавыбызны аңладык”,-ди Динар. “Мин башта сер бирмәскә тырышкан идем дә, Динар күңелемне бик тиз яулады”,-дип елмая Ирина.

Район үзәгендәге Никахлашу залында тантаналы төстә язылышкач, егет йортында килен төшергәнгә тикле яшьләр авыл клубында урнашкан сайлау участогына керделәр.

–Өйдә безне кунаклар көтсә дә, бу әһәмиятле вакыйганы читләтеп уза алмадык. Яраткан Татарстаныбызның киләчәге хәл ителә – Дәүләт Советы парламенты сайлана бит. Ә без үз тормышыбызны бары тик туган республикабыз белән бәйләп карыйбыз. Бүгенге сайлауда тавыш биреп, без Татарстанның илебездә абруе тагын да күтәрелүен, икътисады ныгуын, яшьләр өчен бүгенгедән дә күбрәк мөмкинлекләр ачылуын телибез. Без республикабыз белән горурланабыз,–диләр яңа гына гаилә корган Динар һәм Ирина Мингалиевләр.

Яшьләрне  Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина, участок сайлау комиссиясе рәисе Фирдания Шәрәфетдинова котладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар. Гомумән, сайлауга килгән һәркем кияү белән кәләшкә изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев