Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яңа Салман авылында яшәүче Мәрьям әби Шәрәфиеваны якыннары 95 яше тулу уңаеннан котладылар

Мәрьям әби Шәрәфиева моннан 95 ел элек 12 гыйнварда Шәпкә авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән.

Бөек Ватан сугышы чырында тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга, иртәдән кичкә кадәр авыр хезмәт башкарырга туры килгән аңа. 1949 елда Мәрьям Яңа Салман авылына килен булып төшә, тормыш иптәше Абдулла белән өч ул табып үстерә. Хәзер хезмәт ветераны, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе Мәрьям әби улы Мәсхуд, килене Фәнзилә тәрбиясендә яши.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов килде һәм әбекәйгә Россия Президентаның, район башлыгының котлау хатларын тапшырды. Мәрьям әбине Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина да тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев