Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: якташыбыз Россия университеты ректоры итеп билгеләнде

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева Россия кооперация университеты ректоры итеп билгеләнде.

Бу хактагы 29 июньдә чыккан фәрманны (постановление) Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Д.Л.Зубков имзалаган.

Әлеге вазыйфага Алсу Нәбиева биш елга билгеләнгән.

Алсу Рөстәм кызы 1979 елда туган. Аның нәсел тамырлары безнең районга килеп тоташа - әнисе Яңа Чаллы авылыннан.

2007-2017 елларда Алсу Рөстәм кызы Казан кооперация институтында өлкән укытучы булып эшли. 2017 елдан институтның ректоры булды. 2019 елның сентябреннән ТР Дәүләт Советы депутаты.

Алсу Нәбиева Әлки районы якташлык җәмгыяте җитәкчесе буларак та бик зур эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев