Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: якташыбызның картинасы Дәүләт Советына куелган

Кичә, 27 майда, Татарстан Югары Советы бинасында “Минем йорт – минем мирас” дип исемләнгән картина халык хөкеменә куелды.

Аның авторы – нәсел тамырлары районыбызның Иске Баллыкүл авылына тоташучы рәссам Ринат Әхмәтов.

Ринат Әхмәтов (1968 елда туган) күбрәк агач һәм корычтан төрле рәсемнәр, образлар тудыру өстендә эшли. Әлеге картинасын рәссам ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлаган. Картинада алгы планда имән агачы сурәтләнгән. Аның ботак һәм яфраклары Татарстан картасын хәтерләтә.

Белгәнебезчә, имән – нык, озын гомерле агач. Ул Татарстанның алга таба да  көчле, уңышлы буласын тасвирлый.

Әлеге иҗат эше белән танышучыларда картина зур кызыксыну уяткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев