Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яктылык кайтаргычлар җәяүлегә дә, машина йөртүчегә дә кирәк

Яктылык кайтаргыч куллану турындагы кагыйдәне бозган өчен җәяүле кисәтелә яисә 500 сум штрафка тартыла.

 

Бу яңалык машина йөртүчеләргә ничек кагыла?

Шәһәрдән читтә туктаганда (фараларны сөртергә чыктыгыз, кафега керәсез я булмаса ял итеп йөреп килергә уйласагыз) йөртүче машинадан чыгуга җәяүлегә әверелә. Тәүлекнең караңгы вакытында күз күреме начар булганда аңа шулай ук яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарур. Шуңа күрә шәһәрдән читтә туктарга туры килгән очракта яктылык кайтаргыч элементлар кирәк буласын истә тотыгыз.

Яктылык кайтаргыч җәяүлегә ни өчен кирәк соң?

Караңгыда фаралар яктысында җәяүле кеше 25-40 метрдан күренә (ә сәгатенә 90 км тизлек белән  баручы автомобиль бер секунда 25 метр ара уза). Җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланганда бу ара якын фаралар яктысында – 150 метрга, ерак фаралар яктысында 400 метрга кадәр арта. Статистика күрсәткәнчә, фликерлар куллану җәяүлене таптату куркынычын 65-80 процентка киметә.

Оператив-профилактика чаралары үткәрү барышында быел җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлар турындагы законны бозуының 9 очрагы ачыкланган.

Хөрмәтле җәяүлеләр, юлда игътибарлы булыгыз!

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев