Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Җәяүлеләргә – уңайлы юллар

Район үзәге урамнарында яңа тротуарлар салына

Базарлы Матакта тротуарлар төзелә. Әлкилеләр һәм район кунаклары моны күрми, бәяләми калмагандыр. Ел ахырына кадәр район үзәгенең алты урамында уңайлы, сыйфатлы җәяүлеләр юллары булдыру күздә тотыла.

 

Төзелеш әйбәт әйбер ул. Димәк, нәрсәдер яңарачак,  файдалы, кирәкле объект барлыкка киләчәк.  Тротуарлар төзелеше дә – район үзәге халкы һәм барлык әлкилеләр өчен көтеп алынган, шатлыклы вакыйга.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Әсхәт Гарипов әйтүенчә, җәяүлеләр юллары “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы буенча салына. Яңа тротуарларның гомуми озынлыгы 2,5 километр тәшкил итәчәк. Базарлы Матакның Кояшлы, Муса Җәлил, Кыр, Базар, Җиңүнең 40 еллыгы һәм Октябрьнең 60 еллыгы урамнарында яшәүчеләр һәм, билгеле инде, бүтәннәр дә тиздән төзек, күркәм җәяүлеләр юлларының уңайлыгын тояр.

  • Бер урамда тротуарлар төзү ике миллион сумга төшә. Чыгымнарның 58 проценты  - федераль бюджеттан, ә калганы республика бюджетыннан биреләчәк. Җәяүлеләр юлының озынлыгы бер урамда 418-480 метр була. Бу урамда күпме йорт булуга да бәйле, чөнки бит әле машиналар керү юллары да ясарга кирәк, - дип аңлата Әсхәт Гарипов.  

Алда әйтелгәннәрдән тыш, район үзәгенең тагын ике урамында быел җәяүлеләр юллары төзекләндерелде. Районның юл фонды средстволарына Төзүчеләр урамында 173 метр озынлыкта тротуар салынды. Шулай ук күптән түгел Крайнов урамында шундый эшләр башкарылды.  Бу урамдагы буа халык соравы буенча җибәрелде. Янәшәдәге юлның ике ягында да яңа тротуарлар төзелде. Үткән атнада “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте район участогының Фәнил Гыйльфанов җитәкчелегендәге бригада эшчеләре су агу өчен торбалар урнаштырдылар, юл тирәсенә туфрак салдылар.

Кем белән генә сөйләшсәк тә,һәркайсы урамнарда яңа тротуарлар салынуга сөенүен әйтте. Гаиләсе белән Җиңүнең 40 еллыгы урамында яшәүче Маргарита Зәйнетдинова да җәяүлеләр юллары зур уңайлык тудырачак дип саный.

  • Сүз дә юк, бу яңалык яшәү шартларын тагын да яхшыртачак. Юлда йөрү хәвефсезрәк булыр. Әти-әниләр балалары өчен тыныч торыр, биредәге гимназиягә күпме укучы йөри бит. Яңгырлы, карлы көннәрдә юл читеннән йөрү бер дә рәхәт түгел, ә юлдан атлау куркыныч. Хәзер кинәнеп асфальт тротуардан йөрербез. Кичләрен дә машиналардан курыкмыйча балалар белән иркенләп саф һавада йөрергә мөмкин булачак, - диде безгә әңгәмәдәшебез. 

Районда төзелешләр туктап тормый, авыллар төзекләнә, яңа уңайлыклар барлыкка килә. Бу көннәрдә алты авыл җирлегендә сигез спорт мәйданчыгы төзелә башлады. Анда һәркем өчен спортның байтак төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев