Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ялган “МЧС хезмәткәрләре”нә алданмагыз!

​​​​​​​Үзләрен МЧС хезмәткәрләре дип атаучы бәндәләр кешеләрне алдап акча каеру нияте белән  өйләргә кереп йөриләр икән.

 

Бу хакта безгә районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте. Әлеге алдакчылар Россия МЧС хезмәткәрләре формасына охшаш киенгәннәр дә ди. Өйләргә, фатирларга кереп, алар бинаның янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килүен “тикшерәләр”,  ә аннан соң автоном янгын хәбәрчеләре яисә газ чыгып торуны белгертүче җайланма сатып алырга тәкъдим итәләр.

Ялган хезмәткәрләр шулай ук, өйдә яшәүчеләрнең персональ паспорт мәгълүматларын файдаланып, шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзиләр. Бер “газ хәбәрчесе” урнаштырган өчен  алар 1500 дән 3000 сумга кадәр алалар. Ә бит әлеге җайланма сатуда бар, бәясе 300-500 сум гына, һәм аны бер-ике шөреп яисә скотч ярдәмендә беркетеп кую авыр түгел.

Радис Инсапов әйтүенчә, быел җәй районда да шундый хәл булган. Бер авылда яшәүче әбинең өенә кырыкалдарлар, янгыннан саклаучы җайланма дип, 7 мең сумга әлеге кечкенә җиһазны куеп киткәннәр. Ә чынлыкта аның бәясе күп дигәндә 500 сум тора икән.

–Райондашлар шуны белеп торсыннар  иде: Дәүләт янгынга каршы  хезмәт вәкилләре теләсә нинди тикшерү яисә профилактика чарасы үткәргәндә форма киеменнән булалар, алар кешеләр белән аралашканда үзләренең кем булуларын атарга һәм таныклыкларын күрсәтергә тиешләр, –дип искәртә  өлкән инспектор. –Моннан тыш, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре һәм вазыйфаи затлары кешеләргә теге яки бу җайланма сату эше белән шөгыльләнмиләр.

Үзләрен МЧС яисә газ хезмәте вәкилләре дип атаучы, янгынга каршы һәм газ датчиклары сатып алырга тәкъдим итүче шикле кешеләргә тап буласыз икән, кичекмәстән 102 телефоны буенча полициягә шылтыратыгыз, мондый кырыкалдарларга киртә куярга кирәк, ди Радис Инсапов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев