Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ялгыз пенсионерлар һәм инвалидлар вакытлыча ДИПИга урнаша алалар

Ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар өчен махсус учреждениеләрдә кышны үткәрү мөмкинлеге бар.

Кызганычка каршы, район картлар һәм инвалидлар йортында урыннар калмады. Әмма күрше районнарда да урнашырга мөмкин. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр итте.

- Районда ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар бар, алар мич ягып җылытыла торган йортларда яши,аларга кышын авыр туры килә. Аларга мондый мөмкинлек турында сөйләргә һәм картлар йортына урнашырга ярдәм итәргә кирәк, - дип чакырды район авыл җирлекләре башлыкларын.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин хәбәр иткәнчә, җирлек составына кергән торак пунктларның берсендә инвалид яши, ул кышка картлар һәм инвалидлар йортына күчәргә теләк белдергән.

Моның өчен билгеле бер документлар  җыярга кирәк булачак. Теләгән кешеләр района социаль яклау бүлегенә яки авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев