Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмирнең киләчәк язмышы нинди булыр?

Бүген 31 яшьлек Айгөл Фазыйлованы әнисенең туган авылы Иске Камкада җирләделәр. Әлегә 7 яшьлек улына аның вафаты турында белгертмәгәннәр.

Яман чир белән көрәшүче Айгөл улының язмышы турында бик борчыла иде.  Ул газизен тәрбиягә алырлык гаилә дә эзләде. Әнисенең апасы Рәхилә Айгөл авырганда Әмирне карап торса да, алга таба аны үстерә аласына ышанмады, чөнки үзе дә авырый.

Инде анык билгеле: Әмирне Айгөлнең әнисенең абыйсы Тәлгать тәрбиягә алачак. Ул гаиләсе белән Тукай районында яши.”Әмирне бөтен күңел җылыбызны, назыбызны биреп үстерергә, ятимлекне сиздермәскә тырышырбыз”,–ди Тәлгать. Ул инде баланы опекага алу документларын рәсмиләштерә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев