Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ярминкәдә чын майның бәясе ничә сум?

Базарлы Матакта шимбә иртәсе бик күңелле башланды – монда Өлкәннәр көненә багышлап ярминкә уздырдылар.

Шулай икәнен ярминкәдә бик тиз күрдек– алучылар гына түгел, нигездә сатучылар да бит пенсионерлар иде.Тынгысыз җанлы авыл кешеләре ярминкәгә бакчаларында үстергән яшелчәләр, алма, шалкан, урманнан җыеп тозлаган гөмбә, хәтта тәрәз төпләрендә үсүче гөлләргә кадәр алып килгәннәр.

Ә сатып алучының үз таләпләре: сөт майлы, май хуш исле, кишер эре, бал сыек булсын... Без дә мәйданга чыгып кердек әле. Ниләр күрдекме?

Елизавета Виденеева иренеп тормаган, Каракүлдән үк килгән ул, ике айлык чучка балалары алып килгән. Сөйкемле, зур булып үсә торган токымлы дуңгыз балалары машина кузовында мыркылдаша.

–Мин ялгыз яшим, якыннарым үлеп бетте диярлек. Алай да яшәргә кирәк бит, шуңа сыер да тотам. Сөтне күршеләр алып бетерә, хәзер бит күпләр сыер асрап азапланмый. Яшем 68 дә булса да, тырышам әле,–ди ул.

Хамис Хазипов Иске Чаллыдан, ярминкәгә балны ул төрле зурлыктагы банкаларга салып алып килгән. Теләгеңә я акчаңа карап сайла. Ә балны ашарга кирәк, чөнки көз килде, салкыннар, организмны витаминнар белән тәэмин итү өчен иң яхшысы бал бит инде ул.

Мулла авылыннан Әсәдуллиннар 14 баш сыер тота, ярминкәдә дә бик тәмле сөт, тагын үрдәк түшкәләре саттылар. Карамалыдан Гөлсирә Кирамова быел 150 шәр баш каз белән бройлерлар үстергән, ярминкәгә дә алып килгән. Район үзәгендә яшәүче Асия Шәрапованың винограды яхшы уңыш биргән.

–Утыз банка компот яптым. Кешеләр виноградымны вино ясау өчен дә алалар, – ди ул.  Чуаш Кичүеннән Илфат Сафиуллин үз бәрәңгесен мактый, сорты череми торган, ди.

–Мин кичә өлкәннәр спартакиадасында беренче урынны алдым бит, – дип шатлыгын уртаклаша Иске Матактан килгән Валентина Исаева. Ул булдырган, бакчасында шалканга кадәр үстергән! Райлн үзәгенә килеп, хезмәтенең файдасын күрергә дә иренмәгән.

Бер сүз белән әйткәндә, ярминкә яхшы булды. Ул сыйфатлы товарлары белән генә түгел, авыл кешеләренең активлыгы белән дә шатландырды. Ярминкәдән ярминкәгә анда катнашып үз товарын сатучы кешеләр саны арта бара бит! Димәк, халыкта эшмәкәрлек сәләте уяна һәм үсә дигән сүз бу.

... Ә чын майны ярминкәдә бер килолы йомарламын 400 сумнан саттылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев