Әлки районы яшь каратэчылары Андрей һәм Екатерина Зиньковлар Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
Киокусинкай каратэ буенча 16-17 яшьлек юниорлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Андрей Зиньков беренче урын алды.
Киокусинкай каратэ буенча 16-17 яшьлек юниорлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Андрей Зиньков беренче урын алды.
Ул 70 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә чыгыш ясады. Өченче ел рәттән инде Андрей шундый бик әйбәт нәтиҗә күрсәтә. Аның сеңелесе Екатерина 55 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә өченче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев