Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Яшь көч” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары съездында Мактау грамотасы белән бүләкләнде

“Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов 20 февральдә Мәскәүдә узган Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең 30 нчы юбилей съездында делегат буларак катнашты.

Татарстаннан 26 кеше әлеге съезд делегаты булды. Ә гомумән әлеге зур форумга Россиянең 70 төбәгеннән 700 делегат килгән.

Съездда делегатлар авыл хуҗалыгында туган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышканнар. Шуларның берсе – ташламалы кредитлар алуда зур кыенлыклар. Фермерларга әлеге кредитларны алу өчен хәйран күп документлар әзерләү сорала. Документлар тутыруны гадиләштерү һәм кредит бирүне карау вакытын кыскарту фермерлар өчен бик актуаль мәсьәлә бүген. Зур җыенда шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне тотрыклы итү, җитештергәнне эшкәртеп сатуның отышлылыгы кебек мәсьәләләр дә күтәрелгән.

Фәнис Хәмитовка съездда авыл хуҗалыгында озак еллар һәм уңышлы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырылган. Районыбызда иң нәтиҗәле эшләүче фермерларның  берсе буларак, ул узган ел да шундый съездда делегат булып катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев