Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яшь табиб Илназ Ибәтов: “Баланың савыгуы – минем өчен иң зур бүләк”

Теләсә кайсы профессия кешесе, ә бигрәк тә табиблар өчен халыкның тануы (признание), хезмәтенә югары бәя бирүе – бик зур нәрсә. Хәтта ки иң мөһимедер дә. Яшь табиб, районның баш педиатры Илназ Ибәтовның докторлык стажы әле берничә ел гына булса да, ул инде нәни пациентларының да, аларның әти-әниләренең дә ышанычын казанып өлгергән. Аның хакында без бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре ишеттек.

Илназ Ибәтов – үзебезнең район егете. Ул Базарлы Матакта туып үскән.

- Мин гел табиб булырга теләдем. Әнием шәфкать туташы, бәлки аның йогынтысы булгандыр. Өлкән сыйныфларда бу ниятем тагын да ныгыды. Әти-әниемә рәхмәт, алар минем омтылышларымны хуплап (поддержать), гел ярдәм итеп тордылар, – дип сөйли яшь белгеч.

Медицина –максатчан, үҗәт кешеләр өчен. Илназ мәктәптә бик тырышып укый, бигрәк тә химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнә, вузга әзерлек курсларында шөгыльләнә. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Төпле, тирән белем алу, яхшы әзерлекле белгеч булу өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыша ул. Студентларның фәнни түгәрәгендә шөгыльләнә, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнаша, Казанда гына түгел, Мәскәү, Уфа, Ростов-Дон (Ростов на Дону) шәһәрләрендә фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый.

- Болар миңа профессиональ яктан гына түгел, гомуми үсешемдә (общее развитие) дә бик ярдәм итте. Төрле кешеләр белән аралашырга, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәндем, дөнья күрдем, – ди Илназ.

2017 елда университетны тәмамлап ул районга эшкә кайта. “Земство докторы” программасыннан  файдаланып, бер миллион сум субсидия алдым. Яшь белгечләр өчен бик кулай программа бу”, ди үзе. Хәер, Илназ Ибәтов хезмәт юлын авыл җирендә башлауны яшь табиблар өчен бар яктан да отышлы дип саный.

- Хастаханәдә мине бик әйбәт каршыладылар. Өлкән коллегаларым кирәк чакта ярдәм итә, зарурлык туса, видеоэлемтә аша республика белгечләреннән киңәш сорарга, консультация  алырга була. Шул ук вакытта авыл районында яшь белгечкә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнү, профессиональ яктан үз-үзен үстерү өчен җирлек күбрәк, – дип исәпли балалар табибы.

- Монда сиңа әзер чишелешләр, нәтиҗәләр юк. Табиб күп вакыт авыру белән бергә-бер кала. Катлаулы хәлләрдә югалып калмау, тиз арада дөрес диагноз кую, дәва билгеләү өчен даими укырга, эзләнергә, камилләшергә кирәк. Медицина бит гел алга бара, яңа дарулар, дәвалау ысуллары табылып тора. Аларның барысын да өйрәнеп, эшеңдә кулланып кына яхшы доктор була аласың, – ди Илназ Фәрит улы.

Чыннан да, балалары белән аңа мөрәҗәгать итүчеләр, дәваланучылар докторның пациентларын бик җентекләп тикшерүен, һәр вак-төяккә дә игътибарлы булуын һәм ул билгеләгән дәваның һәрчак уңай нәтиҗә бирүен әйтәләр.

-Балалар табибы белгечлеген сайлаганыма бер дә үкенмим. Сабыйларны бик яратып дәвалыйм. Бала бит беркатлы, эчкерсез. Мөстәкыйль рәвештә эшли башлаган мәлләрдә күңелдә бераз курку хисе дә бар иде, билгеле. Әмма эшләгән саен үз-үзеңә ышаныч арта, тәҗрибә туплана. Чир чигенсә, бала сәламәтләнеп аякка басса, минем өчен бу иң зур бүләк һәм шатлык, – дип күңелен ача доктор.

Сүз дә юк, туган районында  эшләү – табиб өчен икеләтә җаваплылык. Биредә сине беләләр, бәя биреп, сынап карыйлар. Илназ Ибәтов бу сынауны уңышлы узды дияргә була. Үзе әйтүенчә, ул авылны ярата, монда рәхәтләнеп яши һәм эшли. Авылда яшьләр өчен яшәү шартлары, ял итү мөмкинлекләре җитәрлек түгел дигән фикер белән дә килешми.

- Авыл белән шәһәр арасында аерма бетеп бара бит инде, – ди егет. – Хәзер районыбызда менә дигән юллар – кирәк җиреңә җилдереп барып кайта аласың. Бер дигән кинотеатр, шәһәрдәгедән һич ким булмаган спорт комплексы, бассейн бар. Парклар төзелә, кибетләрнең ниндие генә юк. Өстәвенә, авылда матур табигать, саф һава, ипле тыныч тормыш. Аннан соң, авылда табибның статусы, абруе да югарырак. Халык хезмәтеңә хөрмәт белән карый, рәхмәтле була белә.

Яшь доктор алга зур максатлар куеп эшли. Ул белгеч буларак тагын да камилләшергә, белемнәрен баетырга тели. Киләчәктә ординатурада укырга да нияте бар. “Кеше туктап калырга, бер урында таптанырга тиеш түгел. Үсәргә, үз мөмкинлекләреңне киңрәк ачарга кирәк. Барысы да үзеңнән тора, теләгең генә булсын”, – ди ул.

- Кызганыч, елдан-ел балаларның саулыгы ныгый бара дип әйтеп булмый. Бүген илебездә һәр баланың сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Бәләкәч дөньяга килгән көненнән педиатр күзәтүе астында. Балаларны диспансерлаштыру үткәрелә, без балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш булабыз. Шул ук вакытта әти-әниләргә дә үз балаларына игътибарлырак булырга, аларны сәламәт үстерү өчен тырышырга кирәк, – ди районның баш педиатры.

Без Илназ Ибәтовтан балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча әти-әниләргә  берничә киңәш бирүен дә сорадык.

- Бүген медицина буенча әдәбият та, интернетта да мәгълүматлар күп. Әмма әти-әниләр балаларын үз белдекләре белән дәваламасыннар, чирләп китсә, табибка  мөрәҗәгать итсеннәр, ул кушканнарны үтәсеннәр иде. Баланы кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә, дөрес тукландырырга кирәк. Балаларның аз хәрәкәтләнүе,  гаджетлар белән чамадан тыш мәшгүль булуы да  аларның саулыгы өчен файдага түгел. Мине кайбер әти-әниләрнең  баласын вакцинацияләүдән баш тартуы да бик борчый. Прививканың сабый өчен зыяны юк, шул ук вакытта ул аны дифтерия, столбняк, кызамык  кебек куркыныч авырулардан саклый. Әти-әниләр моны аңласыннар, газизләренең сәламәтлеген куркыныч астына куймасыннар иде, – ди доктор.  

 

Балалар табибы Илназ Ибәтов турындагы видеороликны без Вконтакте социаль челтәрендәге төркемебезгә урнаштырган идек. Укучыларыбыз анда табиб хакында бик күп әйбәт фикерләр калдырганнар. Менә аларның кайберләре.

Илназ Фәритович – бик белемле табиб-педиатр. Балалар белән тиз уртак тел таба, төгәл диагноз куя. Аңа бик рәхмәтлебез! (Сиринә Зиннәтуллина).

 

Бик әйбәт табиб, үзенең эшен дә, балаларны да ярата, белемнәрен гел арттырып тора. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә. Һәрчак киңәшен бирә, баланы тулысынча тикшереп кенә диагноз куя һәм дәвалау билгели. Үз эшенең профессионалы ул! (Вера Кирсанова).

 

Көндезме, төнләме, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгатеңә җавап бирә. Зур рәхмәт аңа. (Румия Архипова).

 

Табиб таланты аңа Ходайдан бирелгән. (Нина Кирсанова).

 

Илназ Фәритович, сезне хөрмәт итәбез, рәхмәт сезгә! Озак еллар эшләсәгез иде.  (Лилия Хәлилова).

 

Бик әйбәт кеше.  Эшен яхшы белә. (Илгизәр Зиннәтуллин).

 

Молодец! Бик яхшы табиб, бөтенесен җентекләп аңлата. (Наталья Исаева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев