Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яшь уйлап табучылар Югары Әлморзада үсә

​​​​​​​Районның иң ерак почмагында урнашкан Югары Әлморза авылының кечерәк кенә мәктәбе укучылары – Марс Нотфуллинның шәкертләре күпме еллар инде яшь уйлап табучылар бәйгеләрендә Әлки районын таныталар.

Яңа ел алдыннан без газетаның ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә “Районның иң яхшы укытучысы өчен тавыш бир!” дигән акция үткәргән идек. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән киңәшләшеп,  анда үз фәнен укытуда аеруча зур уңышларга ирешкән, абруй казанган сигез педагог кертелде. Тавыш бирү гаять актив барды. Нәтиҗәдә бүтәннәрдән шактый аерма белән иң күп тавышны Югары Әлморза төп мәктәбенең технология укытучысы Нотфуллин Марс Нурулла улы җыйды. 

  “ХХI гасыр кулибиннары” яшь уйлап табучылар республика олимпиадаларында, фәнни-техник конференцияләрдә алар елның елында призлы урыннар яулыйлар. Мисал өчен, 2018 елның апрелендә Марс Нуруллович укучылары республика дәрәҗәсендәге сигез призлы урынга ия булганнар иде.  
Үткән елның көзендә исә Илшат Минсафин белән Наил Сабировтан торган иҗат коллективы “ХХI гасырның яшь техниклары” Бөтенроссия укучылар фәнни-техник иҗаты конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Малайлар анда кече крестьян хуҗалыкларында файдаланыла торган үзләре ясаган җиһазлар белән катнашканнар иде. Тик менә пандемия аркасында укучылар үзләре Мәкәүгә бара алмады.  

Быел исә Марс Нотфуллин җитәкләгән “Яшь техник” түгәрәгенә йөрүче укучылар  “ХХI гасыр кулибиннары” республика бәйгесендә төрле яшь категорияләрендә өч беренче урын алдылар. 
Бер төркем малайлар бергәләп ясаган тракторны әлеге конкурста мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ленар Билалов тәкъдим иткән. Әйтергә кирәк, уйлап табылган әйбергә презентация ясау шулай ук бик җаваплы бурыч. Тракторны нинди детальләрдән, ничек ясаганнар, ул ни рәвешле эшли, кая кулланыла – жюри каршында боларны төгәл, мавыктыргыч итеп тасвирларга, сорауларга җавап бирергә кирәк. Ленарның бу җәһәттән тәҗрибәсе зур – ул инде ничә еллар яшь кулибиннар бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар алган. Ленар Билалов бу җәйдә Югары Әлморза төп мәктәбен тәмамлаган, Димитровград шәһәрендә көллияткә укырга кергән. 
Беренче урынга лаек булган әлеге тракторны малайлар гамәлдән чыккан авыл хуҗалыгы техникасы детальләрен – ГАЗ-52 машинасының тапшыру тартмасын, УАЗның арткы күчәрен, ЗИС савым аппараты моторын  – файдаланып җыйганнар. Көпчәкләре исә су сиптерү системасы җайланмасыныкы. Бу ясалма мини-трактор бәрәңге бакчасын себерү, төбен өю өчен кулланырга уңай, көпчәкләре үсентеләрне таптамый, буразна араларыннан гына йөри икән. Ә кышын кар төрттерергә файдаланырга була.

Бәйгедә җиңгән җиһазларның  тагын берсе – 7 сыйныф укучысы Алмаз Гәрәев ясаган агач шомарту җайланмасы. Малай аны 1956 елгы электр двигателен файдаланып эшләгән, “Гриндер-простор” дип “текә” исем дә биргән.
3 сыйныф укучысы Илсаф Нотфуллин “иҗат иткән” триммер-себерке дә жюриның югары бәясенә лаек булган. Илсаф аны  мәктәп ишегалдындагы шугалакны кардан арындыру өчен ясаган. “Шугалакны ничек чиста итеп себерергә, дип уйлап-уйлап йөрдем дә, әтидән үлән чаба торган бензотриммерын, әнидән шпагат җепләре сорап алдым. Триммерның дискына җепләрне чуклар калдырып бәйләдем. Нәтиҗәсе шундый әйбәт килеп чыкты – кышын көн саен кар яуса да, шугалакны тиз арада ялт иттереп себереп чыгарабыз хәзер”,–ди малай үзе.

Югары Әлморза мәктәбе остаханәсендә “Яшь техник”, “Оста куллар” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар уйлап табып ясаган һәм төрле конкурсларда призлы урыннар яулаган җайланмалар бихисап. Әнә микродулкынлы мич һәм телевизорның берничә детален файдаланып эшләнгән “һаваны ионлаштыру җиһазы”. Ионлаштырылган һава кеше өчен файдалы, табигатьтә ул ылыслы урманнарда, тауларда, диңгездә була ди. Бу җиһазны камин итеп тә эшләтеп була, ди яшь уйлап табучылар. 
Җирдә дә, суда да йөри торган  катамаран, җәен мотоцикл, кышын кар машинасы итеп файдаланып була торган өч көпчәкле трицикл, йөк ташуда куллану өчен эшләнгән “Пчелка” мини-тракторы... 
Азалия Шәйхетдинова уйлап тапкан логопед аппараты – стимулятор берничә ел элек “кулибиннар” бәйгесенең “Кеше сәламәтлеге: медицина” номинациясендә икенче урынны алган булган. Беренче карашка гади генә бу аппарат  “р” хәрефен әйтә алмаучыларга әлеге кимчелекләрен төзәтергә булыша икән. 
Югары Әлморза кулибиннарына 2011 елда беренче зур җиңү китергән, җил белән эшләүче кечкенә электр станциясе дә шунда. 


Бу мәктәптә бөтен укучы да уйлап табучымы әллә, диярсең. Бу чыннан да шулай бугай. Чөнки аларның укытучылары – үз эшенең чын фанаты.  Кечкенәдән тимер-томыр “җене кагылган” Марс Нотфуллин 32 ел инде мәктәптә технология фәнен укыта. Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә омтылучы, аларны рухландыра белүче гаҗәеп педагог ул. Аның шәкертләре бернәрсәгә битараф түгел, алар бөтен нәрсә белән кызыксына, эзләнә, яңалыкны бик тиз эләктереп ала, эшләргә, иҗат итәргә омтыла. Гади бер тимерчыбыкта, иске детальдә дә алар ниндидер яңа әйбер күрә – бары тик уйлап җиткерәсе, ясап куясы. Барлык иҗат иткән җайланмалары – кул астындагы әйберләрдән. Күп нәрсәне интернеттан да карыйлар, әмма остазлары аларны булган әйберне кабатламаска, камилләштерергә, яңалык өстәргә, эшләп җиткерергә өйрәтә. Малайлар мәктәп остаханәсендә генә шөгыльләнеп калмый, Марс Нотфуллинның  өендәге гаражы да, остаханәсе дә алар карамагында. 
Яшь кулибиннар бәлки киләчәктә техника белән бәйле һөнәр сайламаслар да. Әмма эш кораллары, электр җиһазлары белән эш итә белү, иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар аларга киләчәк тормышларында һәм хезмәтләрендә һичшиксез бик  ярдәм итәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яшь уйлап табучылар Югары Әлморзада үсә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев