Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яшьләр гаилә тормышына ак кабриолетта килеп керделәр

Болытлы һава торышына карамастан, кияү белән кәләш ЗАГС бинасына ак кабриолетта килделәр. Бәхеткә каршы, бу көнне яңгыр яумады.

Бүген Әлки районының Никахлашу залында тантаналы төстә Яңа Чаллы егете Рәдис Гатин һәм Түбән Әлки кызы Айгөл Гөбәйдуллина язылышты.

Рәдис белән Айгөл озак еллар дуслашып йөргәннәр. Мәхәббәтләренең нык булуына инангач, тормышларын бергә бәйләргә булганнар.

Яшь гаиләне бүгенге бәхетле көннәре белән кайнар котлыйбыз, бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшәүләрен, сәламәт балалар табып үстерүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев