Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшьтәше Раиса Ерусланованы Россия Президенты котлады

Чуаш Борнаенда яшәүче, шушы арада гына 90 яшен тутырган Раиса Федоровна Ерусланованы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграмма юллаган.

Раиса Федоровна – авылда иң абруйлы өлкәннәрнең берсе. Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, бик күп борнайлыларга белем, тәрбия биргән.

Олы юбилее уңаеннан хезмәт ветеранына район башлыгы Александр Никошин да тәбрикләү хаты юллаган.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов Раиса Ерусланованы өенә барып котладылар, аңа нык сәламәтлек, имин тормыш теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев