Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ятим балаларның опекуннары һәм тәрбиягә алган ата-аналары күпме алалар?

Районда барлыгы 50 тәрбиягә бала алган һәм 26 опекун гаиләсендә 123 бала үсә.

Аларның 21е-тулы ятим, алтысының ата-аналары эшкә яраксыз дип табылган. 96 ятимнең ата - ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сөйләде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тоту өчен акчалата пособие 8997 сум тәшкил итә. Мәктәп яшендәге балаларга 10375 сум акча түләнә. Баланы гаиләгә тапшырганда опекуннар 18004,12 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алалар.

7 яшькә кадәрге инвалид баланы уллыкка алганда – 200000 сум, 7 яшьтән өлкәнрәкләргә – 137566,14 сум акча бер тапкыр түләнә.

Опекуннар балаларны түләүле нигездә алган очракта, алар 3000 сум күләмендә акча ала. Медицина яки педагогик белеме булган тәрбиягә бала алган ата-аналарга 5640 сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

Үсешендә тайпылышлары булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар 900 сум күләмендә өстәмә акча алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев