Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Язмыш авыр сынаулар да, аларны җиңәргә көч тә бирде!”,– ди Айсылу Садретдинова

Һич килмәгән-килешмәгән ягы юк, диләр андыйлар турында. Коеп куйгандай матурлыгы, буй-сыны, сөйләсә – сүзгә осталыгы, сәхнәгә менсә – туң күңелләрне эретерлек моңлы җырлавы, нинди эш тапшырсалар шуны башкарып чыгарлык тәвәккәллеге, белеме, көче-җегәре... Сүзебез Айсылу Гарәфетдин кызы Садретдинова турында. Иске Чаллы авылында туып үскән абруйлы, булдыклы нәсел баласы ул.

Яраткан эшеңне башкару – бәхет

Кечкенәдән педагог булу, балалар белән эшләү хакында хыялланган. Һәм гомерен шушы игелекле хезмәткә багышлады да. Югары белем алып, дистә елдан артык районның төрле мәктәпләрендә рус теле укытты. Ә аннары 30 ел районда балалар хәрәкәте белән җитәкчелек итте ул. Пионерлар йорты, укучылар йорты директоры булып эшләгәндә балаларны җәлеп итәрлек, аларның күңелен яуларлык никадәр эчтәлекле һәм мәгънәле чаралар оештырылган, бихисап бәйге-фестивальләрдә катнашып район данын якланган. Күпме малайларга-кызларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм ителгән!

Район үзәгенең күрке булган, индивидуаль проект  буенча эшләнгән Балалар иҗат йорты да үзенә күрә Айсылу Гарәфетдиновнаның баласы кебек (детище). Бу мәһабәт бинаның проектын юллап йөрүдән башлап сафка бастырылганчы әлеге төзелешкә аның да бик күп хезмәте, көче, энергиясе кергән.

–Мин бик бәхетле, чөнки гомерем буе яраткан хезмәтем белән шөгыльләндем. Балалар арасында эшләүдән, алар белән аралашудан бик зур канәгатьлек, рәхәтлек ала идем,-ди Айсылу ханым. 

Һәр эшне җаваплылык һәм төгәллек белән башкаручы, оештыру сәләтенә ия Айсылу Садретдинованы  әле пенсия яшенә җиткәч тә ялга җибәрергә теләмәделәр. Ул “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты секретаре булып эшләде, дүрт ел инде район инвалидлар җәмгыяте белән җитәкчелек итә.

Айсылу Гарәфетдиновнаның туган районында 52 ел хезмәт эшчәнлеге турында, билгеле, бик күп язарга булыр иде. Әмма без бүген аның тормышының тагын бер катлаулы, гыйбрәтле һәм фидакарьлек тулы сәхифәсе – ана язмышы хакында сөйләрбез.

 

“Илфә-ә-р!”дип ачыргаланып кычкырдым”

Әлбәттә, хатын-кыз өчен бәхетнең иң зурысы – әни булу. Яшьли сөешеп кавышкан ире Сәфәргали белән уллары Илфәр һәм Илнарны кадерләп үстерәләр алар. Балаларына бәхетле киләчәк юрыйлар. Тик 1988 елның сентябрендә булган фаҗига бу матур хыялларны чәлпәрәмә китерә (китерде)...

Дус малае янына  мотоциклга утырып совхоз кырына эшкә баручы 10 сыйныф укучысы Илфәр авариягә юлыгып һәлак була. Мотоцикл юл читенә төшеп каплангач, аның бишегенә утырып барган үсмер авыр тимер астында кала... Аяк астында җир убылгандай, бөтен дөнья караңгылыкка чумгандай тоелган ул хәсрәтле көннәрне искә төшерү дә авыр. “Төннәр буе елап чыгып мендәрем юпь-юеш була, ашарга утырсам, ризыгым күз яшенә манчыла иде”,–ди Айсылу апа. Акылдан язу дәрәҗәсенә җиткән ананы әнисенең юату-үгетләүләре генә тормышка кайтара. “Тәкъдирдә шулай язылган булган, димәк, кызым. Ә тәкъдирдән качып булмый. Күрәчәктер, болай ук бәргәләнмә, сабыр итәргә тырыш әле”,–ди үзе дә хәсрәтне байтак күргән, дини гыйлемле Асия апа.

Кайгысын эчкә йотарга үзендә көч таба Айсылу Гарәфетдиновна, яраткан эшенә чумып онытылырга тырыша. Әле бит янында терәк булырдай ире, улы, әнисе, туганнары бар.

–Әмма барыбер күкрәгемдә укмашкан авыр төер (комок) калды. Ул үзеннән җибәрмичә, балам хәсрәтен гел искәртеп торды. Бөтен дөньяга ачыргаланып кычкырасым килә иде. Кайгылы көзләр, салкын кышлар узып, җәйләр җитте. Балалар ялын оештыру эшләре белән лагерьга килгәч, берүзем урман эченә кердем дә: “Илфә-ә-р! Илфә-ә-р! Улы-ы-м!” дип җан ачысы белән кычкырдым. Күкрәктәге төер әкренләп юкка чыккандай булды. Шуннан бераз җиңеләеп калдым. Хәер, бала хәсрәте беркайчан да бөтенләйгә йөрәктән китми инде ул...

 

“Авыру бала карыйсың алда әле...”

Улы авариядән соң комада ятканда хирург Николай Петухов: “Миңа сезгә моны әйтү бик авыр. Әмма улыгыз исән калган очракта да сәламәт була алмас”,–дигән була. “Исән генә калсын, инвалид булса, гомеремне аны карауга багышлар идем”,–дип уйлый хәсрәтле ана.

–Күрәсең, язмыш шул чакта “авыру бала тәрбиялиселәрең алда әле”, дигәндер,–дип авыр хәтирәләрен яңарта Айсылу апа.

1990 елның гөрләвекле яз аенда аларның кызлары Таңсылу дөньяга аваз сала. “Мине аяптыр инде, табиблар кызыбызның сау-сәламәт түгеллеген шунда ук әйтмәделәр”,–ди ана. Баланың хәлсезрәк, буыннарының йомшак булуын ул “физик үсеше ягыннан яшьтәшләреннән бераз соңга каладыр” (ребенок с поздним развитием) дип юрый. Бәби табу йортыннан кайтуга нарасыйга массаж ясый башлый, юындыргач салкын су белән коендыруны гадәткә кертә, чыныктырырга тырыша. Бу хезмәтләрнең нәтиҗәсе дә күренә – Таңсылу аякка баса, тәпи йөреп китә.

Салкын тидереп хастаханәгә кергәч табиб әйткән сүзләр аяз көнне яшен суккандай яңгырый: “Сезнең кызыгызда бит Даун синдромы. Белмисезмени?”

Язмышның бу кизәнүеннән тетрәнеп калса да, Айсылу ханым үзен тиз кулга ала. “Бу сынауны да кичерәсем булган икән. Балам хакына җебеп төшмәскә, нык, көчле булырга кирәк”, дип үз-үзенә әмер бирә. Һәм ана үз алдына кызын тормышка яраклашкан, башкалар арасында ким-хур булмаслык итеп тәрбияләргә дигән бурыч куя.

 

“Минем кызым башкалардан ким түгел!”

Катлаулы хәлдә калган ананың хәленә керү, ярдәм итү урынына аның ярасына тоз салучылар, баласын өметсезгә чыгаручылар да аз булмый. Бер медицина хезмәткәре хәтта: “Соңга калганчы, балагызны махсус учреждениегә тапшырыгыз. Ул сезгә бик күп проблемалар тудырачак, тормышыгызны җәһәннәмгә әйләндерәчәк әле”,–дип “акыллы” киңәш тә бирә.

Мондыйларның берсенә дә колак салмый Айсылу ханым. Ул Таңсылуының башкалардан ким булмыйсына, аны шундый итеп үстерә алачагына ышана. Бала белән даими төстә, зур сабырлык һәм үҗәтлек (настоятельно) белән

шөгыльләнә. Аны дөрес итеп сөйләшергә, кешеләр белән аралашырга, бүтәннәр янында үзен тотарга өйрәтә. Нәрсә ярый һәм ярамый икәнлекне, яхшыны һәм яманны төшендерә. Мондый диагнозлы балаларның иммунитеты да йомшаграк була бит әле. Кызын төрле табибларга күрсәтә, әллә ничә мәртәбә Мәскәүгә традицион булмаган медицина белгеченә алып бара. Бу тырышлыклар берсе дә эзсез калмый. Республика клиник хастаханәсенә генетикка кабул итүгә баргач, профессор  бүлмәсенә коллегаларын, студентларын чакырып кертә һәм: “Бу балага үз диагнозын куя алыр идегезме?! Күрегез, ананың, педагогның тырышлыгы нинди уңай нәтиҗәләргә китерә! Мин бу фидакарь анага дәүләт бүләге бирдертер идем”,–ди.

–Даун синдромлы балаларны “кояш балалары” дип тә атыйлар. Олы яшькә җиткәндә дә аларның күңеле 4-5 яшьлек сабыйларныкы кебек. Алар кешегә ышаналар, мәрхәмәтлеләр (добрые), бүтәннәргә начарлык тели, хәйләли белмиләр. Мондый язмышка дучар булган әниләр белсен иде: гаиләдә, яратып тәрбияләнгән, үзе белән даими шөгыльләнгән очракта Даун синдромлы балалар үсештә бик нык алга китәргә сәләтле,–ди Айсылу Гарәфетдиновна.

Таңсылу искиткеч чибәр, тыйнак, сәләтле кыз булып үсеп җиткән. Ул матур киенергә ярата, бизәнә, өйдәге эшләрне белеп башкара, бик чиста, пөхтә.

Кыз әнисе кебек оста җырлый, бик матур бии, бөтен артистларны белә. Район инвалидлар җәмгыяте үткәрә торган спорт ярышларында бик теләп катнаша. Ул ике ел рәттән пауэрлифтинг бәйгесендә, шаффлборт өстәл уенында беренче урынны алган. Ун яшеннән бирле бер дә калдырмый ураза тота, догаларны белә. Әнисе аны нинди чарага барса да үзе белән йөртә, кешеләр белән аралаштыра. Концертларга, кунакка да бергә йөриләр.

–Шунысы гына үкенечле,  кызым укырга өйрәнә алмады, ул чагында аңа “укырга сәләтле түгел” дигән нәтиҗә ясалды. Хәзер менә, нинди диагнозлы булуына карамастан, барлык балаларны да укыталар, теләсә кайсы баланың сәләтле бер ягын  табарга, өйрәтергә була бит, – ди Айсылу апа.

–Таңсылуым булуга сөенеп бетә алмыйм. Ул миңа иптәш тә, сердәш тә. Гел мине кайгыртып тора, чирләп китсәм кан басымымны үлчи, дару китерә. Язмышыма бик рәхмәтле һәм канәгать мин, аңа һичнинди үпкәм юк: авыр сынаулар да, аларны җиңәргә көч тә бирде. Авыру бала үстерүче аналарга, бирешмәгез, балагыз өчен көрәшегез, дип киңәш бирәсем килә. Инвалид бала тәрбияләү ансат түгел, андый әниләргә һәйкәл куяр идем мин.  Барлык аналарга бәхет, сәламәтлек телим. Ак биләүгә биләп, җылы күкрәк сөтегезне имезеп үстергән балагызны ак кәфенгә төреп салкын гүрләргә куярга язмасын!–дигән теләкләрен дә җиткерде катлаулы язмышлы, көчле рухлы ана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев