Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Һәйкәл итәгендә “Хәтер шәмнәре”

22 июнь – Һәтер һәм кайгы көне алдыннан кичен Базарлы Матак үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында “Хәтер шәме кабыз” дигән митинг үткәрелде.

Фоторепортаж

Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, оешма-учрежденияләр коллективлары вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары катнашты.

Митингка җыелган халык алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Аннан район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев һәм район благочинные Андрей Зиньков чыгыш ясадылар.

Бер минутлык тынлык белән яуда үлеп калган райондашларны искә алдык.

Аннан митингта катнашучылар Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә ал роза чәчәкләре салдылар һәм хәтер символы – шәмнәр кабыздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев