Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Җырсыз бәйрәм буламыни

Күңелле җырлардан, дәртле биюләрдән башка нинди бәйрәм инде ул?! Гомер-гомергә авыл кешесе авыр эш көненнән соң моңлы-күркәм көйләргә җырлап-биеп күңелен ачкан, өмет-хыялларын җырларына салган.

 Ә Сабан туе күпләр өчен матур татар көйләре, сандугачлар сайравы, якты кояш җылысы һәм авыл җирендәге күңелле уеннар белән гәүдәләнә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО

 


Күптәннән килгән гадәт буенча артистлар өчен сәхнә мәйданнан бераз читтәрәк урнашкан иде. Аның тирәсенә тере музыканы, халык җырларын тансыклаган бәйрәм кунаклары җыелды. Үзешчән артистлар профессионаллар белән, шаян җырлар дулкынландыргыч композицияләр белән аралашты. Иң көчле алкышлар, мөгаен, әниләргә багышланган яңа җырын башкарган Ринас Шиһапов адресына яңгырагандыр. Тамашачылар район үзәгендә үскән Максуд Юлдашев чыгышларын да җылы каршыладылар. Максуд райондашларына иң популяр җырларын бүләк итте. И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында белем алучы студентларыбыз башкарган номерлар да халык күңеленә хуш килде. 
Әлки районында яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеге билгесе буларак Сабан туенда татар, рус һәм чуаш утарлары төзелгән иде. Татар өендә чәй өстәле оештырганнар. Бәйрәм кунакларына хуш исле кайнар эчемлек тәкъдим иттеләр. Күренекле галим Карл Фукс язганча: “Татарларның төп сые – чәй, аны ким дигәндә дүрт чынаяк эчәсе”. Кем дә булса дүрт чынаяк эчкәндерме, белмим, әмма урман һәм болыннарда җыелган үләннәр белән пешерелгән чәйне күпләр татып карый алды. Республика Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев чабыр үләнле чәйне бик тиз танып алды, аның хуш исен һәм тәмен башка берни белән бутамыйсың, диде. Кунакларны матур күлмәкләр кигән ягымлы кызлар каршы алып-озатып торды, алар белән  Түбән Әлкидән килгән уңган хуҗабикә Рәмзия Галәветдинова җитәкчелек итте.
Чуаш утарында һәр кунакны милли эчемлек – сыра белән сыйладылар. Аның шифалы үзлекләре хакында легендалар йөри, ә Чабаксарда хезмәт сөючән халыкның данлыклы бу эчемлегенең музее да бар. Зур казанда елга балыгыннан уханы Каракүлдән Людмила Демьянова әзерләде. Ә Яңа Әнҗерә авылы клуб мөдире Любовь Гобәйдуллина кунакларны чуаш милли ризыклары – хуплу, шыртан һәм, билгеле, пула шурпи (балык шулпасы) белән сыйлады. 
Рус авылында кунакларны Демидовка авылы клуб мөдире Роза Әюпова чакырып торды. Милли күлмәкләр һәм бизәкле баш киемнәре кигән кызлар, пилмән ясау бәйгесендә катнашырга чакырдылар. Бу эштә иң өлгере Татарстан Дәүләт Советы депутаты, туганлык җепләре Иске Алпар авылына тоташкан Альберт Мөхәммәтшин булып чыкты. Бүтәннәр әзер камырдан нәрсәдер ясарга маташкан арада ул дистәләп тигез матур пилмәннәрне бөгеп тә куйды. Бу эштә тәҗрибәсе булуы әллә каян күренеп тора. 
Район якташлык җәмгыяте җитәкчесе, республика Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева баян көенә чын күңелдән биеп тә алды.
Әйтергә кирәк, Сабан туена республикабызның берьюлы өч депутаты килү район өчен зур дәрәҗә. Ә бит бу көнне бәйрәм бер үк вакытта бөтен регионда булды. Күренекле кунакларны, билгеле, бүтән районнарга да чакырганнар, әмма алар нәкъ менә Әлкине сайлаганнар. Бәйрәм кунаклары арасында  Дзержинск шәһәренең  татар автономиясе вәкилләре дә бар иде. Зөһрә Абдуллина районыбыз Сабан туеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты: “Чын-чынлап татар мохитендә булдым, Сабан туеның нинди булырга тиешлеген күрдем. Бүген без коллегаларыбыз белән күп уңай эмоцияләр алдык, тәэсирләребез бик бай. Район җитәкчелегенә шундый вакыйгага чакырган өчен рәхмәт. Без зур белем багажы белән китәбез, аны һичшиксез үз эшебездә кулланачакбыз”,–ди шәһәр милли автономиясенең башкарма директоры. Ул кызыл төстәге матур татар күлмәгеннән һәм чигүле алъяпкычтан иде, кыскасы, безнең мәдәният хезмәткәрләреннән әллә ни аерылып та тормады. 
Сабантуй күренешләренең Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча “Тарлан” Россия-казах фильмы өчен төшерелүе дә  үзенчәлекле булды. Ипподромда ат чабышлары башланганчы күпләр яшь егетләрнең авыл буйлап булачак ярышлар һәм уеннар җиңүчеләре өчен бүләкләр – чигүле яулыклар һәм сөлгеләр, тукыма кисәкләре, күлмәкләр җыеп йөрүен дә күрә алды. 
Сабан туе, һичшиксез, матур бизәкләре, кунакчыллыгы, онытылмас колориты, гади авыл мохите белән күпләрнең исендә калыр. Авыл эшчәннәренең тау битендә зур эскәтерләр җәеп, анда гадәти бәрәңге, кара ипи, квас, зур термоста чәй куеп, кунаклары белән бергә бәйрәмне тамаша кылып утыруы үзе ни тора. Берәүләр әледән-әле читлек белән әтәч эленгән колгага карап ала, кемдер үзешчән артистларга кушылып җырлый, кемдер туганнары белән сөйләшә, бер сүз белән әйткәндә, барысы да соңгы елларда үсеп киткән наратлар ышыгында иркенләп ял итә.
Ә мондый күркәм бәйрәм, өйдәгедәй җылы һәм онытылмас мохит булдыруга, билгеле, чараны оештыручылар, районның авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Алар күтәренке кәеф, шатлык-күңеллелек, энергия бүләк иттеләр, онытылмас тәэсирләр калдырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев