Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлки авылы клубына Аю килгән

Югары Әлки авылы мәдәният йорты тирәсендә чын Яңа ел рухы хөкем сөрә.

Клуб каршында зур чыршы бизәп куйганнар. Бәләкәйрәк чыршы кызлары арасында купшы киемнәрдән  Кыш бабай, Кар кызы авыл халкын сәламләп тора. Әлкилеләрне Яңа ел белән котларга урман хуҗасы – Аюга кадәр килгән. Билгеле, болар оста итеп ясалган кар сыннары. Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева тырышлыгы белән пәйда булган бу әкияти фигуралар. Авыл халкы аларны бик ошаткан, күпләр сыннар тирәсендә фотога төшә. Ә кичләрен бу тирә аллы-гөлле гирляндалар яктысында тагын да ямьләнә.

Фәния әйтүенчә,  алар Яңа елга әзерлекне инде күптән башлаганнар. Мәдәният йорты эчендә дә чыршы бизәп куйганнар. Зур бәйрәм программасы әзерлиләр. “Яңа ел бәйрәмендә үзебезнең үзешчәннәр көче белән авылдашларга концерт   күрсәтәчәкбез, төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырырбыз. Чыршы тирәсендә әкият персонажлары халыкның күңелен күрәчәк, җырлата-биетәчәк”, – ди мәдәният йорты директоры. Бал-маскарадта авыл халкы лотерея уйнатуны да  көтеп ала. Инде лотерея билетларын сата башлаганнар. “Йорт-җир өчен кирәкле әйберләр, төрле кызыклы призлар уйнатабыз. Билет бәяләрен шартлы гына куям. Бүләкләр сатып алырга үзебезнең эшмәкәрләр булыша”, – дип сөйли Фәния.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә үзгәрешләр дә бар. Фәния Минһаҗева әйтүенчә, алар бал-маскарадны  урамдагы чыршы янында үткәрергә әзерләнәләр. “Программабыз бик кызыклы, авылдашлар бәйрәмнән канәгать калыр дип уйлыйбыз”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев