Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Югары Әлкидә этләр азган

Авылда чара күрүне сорап редакциягә шалтыраталар

Югары Әлкидән Гөлназ Фәттахова район газетасына шалтыратып үзенең гозерен җиткерде:

“Зинһар өчен безгә ярдәм итегез. Авылда 4-5 ана эт иректә йөри. Көтү-көтү “туй” ясап урам тутырып чабалар. Мин почта таратучы булып эшлим. Эшем гел урамда. Минем арттан еш кына котырып-котырып өреп калалар. Кулдан таяк төшми хәзер. Инде велосипедта йөрергә тырышам – почтаны  бит вакытында бөтен авыл буйлап таратырга кирәк. Авыл җирлегенә дә мөрәҗәгать итеп карадым – чара күрүчелүр булмады. Бер ай элек бер гаиләнең казларына да этләр ташланды. Алар да авыл җирлегенә хәбәр итеп карадылар, файдасыз. Җәй буе урамда балалар уйный, шәһәрдән кайткан балалар да күп авылда. Зинһар шул эт төркемнәреннән безне коткарыгыз”–диде Гөлназ Фәттахова бик борчылып.

Без әлеге мөрәҗәгать буенча аңлатма алу өчен Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:

–Югары Әлкидә этләр азуны беләбез. Элек аларны аучылар яллап яисә агулы “конфет” белән юк итеп була иде. Хәзер ул алымнар җинаять санала. Димитровградтан 7 тапкыр махсус бригаданы чакырдык – коронавирус дип килмиләр, диде.

Без этләр аулау буенча тендер откан бригада белән килешүләр төзегән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсуповка да бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттек.

–Чынлап та коронавирус чире таралмасын өчен чикләүләр кертелү сәбәпле әлеге махсус бригада районга өч ай дәвамында килә алмаган иде. Инде әлеге чикләүләр йомшартылды. Алар 8 июньнән башлап 11 июньгә чаклы район авылларында этләр аулау белән шөгыльләнәчәк. Беренче чиратта заявкалар булган җирлекләрдә – Түбән Әлки, Иске Чаллы, Юхмачы һәм Базарлы Матакта эшләячәкләр.

Бер үк вакытта этләрен иясез йөрткән кешеләргә карата махсус комиссияләр протоколлар төзеп, административ җаваплылыкка тарту эшен көчәйтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев