Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза мәктәбе укучылары әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясап элделәр

Югары Әлморза төп мәктәбендә “Кошлар көне” үткәрделәр.

Укучылар әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясап килеп, аларны мәктәп бакчасына элделәр. Кошлар өчен өйләрне һәркайсы үзенчәлекле итеп ясаган. Нинди ояда кошларга  яшәргә уңайлырак буласы, аны ничек дөрес итеп эләсе турында да сөйләштеләр. Бу көнне балалар авылда яшәүче кошлар хакында күп мәгълүмат алды, аларны тавышлары буенча танырга өйрәнде.

Мәгълүм булганча, апрель башында “Кошлар көне” бөтен дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Аның максаты – канатлы дусларыбызны саклау проблемаларына кешеләрнең игътибарын җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев