Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза мәктәбе укучысы Ленар Билалов Казан дәүләт аграр университеты үткәргән яшь уйлап табучылар олимпиадасында икенче урын алган

Югары Әлморза мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ленар Билалов Казан дәүләт аграр университеты үткәргән яшь уйлап табучылар олимпиадасында икенче урын алган.

Ленар мәктәпнең технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек иткән “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнә. Бу остазның укучылары төрле республика бәйгеләрендә әледән-әле призлы урыннар ала.

Билаловлар күп умарта асрый, ә Ленар әтисе Наилгә бал кортларын карауда ярдәм итә икән. Умартачылар хезмәтен җиңеләйтү өчен, малай кортлар бал җыя торган кәрәзне ояда килеш үлчәү мөмкинлеге бирә торган җайланма ясаган. Ленар уйлап тапкан бу үлчәүне жюри югары бәяләгән, һәм ул “Роботлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы” номинациясендә  икенче урынга лаек дип табылган. Ленарны мәктәпне тәмамлагач аграр университетка укырга керергә чакырганнар. Ә Марс Нотфуллин вуз ректорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев