Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Матак авылында Валерия Советникованың тормышындагы беренче сайлау аның туган көненә туры килде

Югары Матак авылы кызы Валерия Советникова өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа 18 яшь тулды, Һәм Валерия беренче тапкыр сайлауда катнашты.

Кыз ишле гаиләдә туып үскән. Ул Валерий һәм Надежда  Советниковларның биш балаларының иң олысы. Валерия Лаешта техника-икътисад көллиятенең өченче курсында укый. Бик тырыш, актив кыз, диләр авылдашлары аның турында. Матур җырлый, оста бии икән, "Чуаш чибәре" бәйгесендә дә катнашкан.

Валерия машина йөртергә өйрәнү курсларында да укый икән.Ә сайлау көнне анда имтихан билгеләнгән. Әмма имтиханнан соң булса ул авылга кайтып җитеп,сайлау участогына килде һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирде.

--Минем өчен бу бик дулкынландыргыч вакыйга. Беренче сайлауга барасымны күптәннән көттем. Республикабызның, димәк, үзебезнең киләчәгебез өчен һәр егет һәм кыз тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Бу бик зур җаваплылык та.Шуңа сынау биргәч тә кайтырга юлга чыктым. Миңа биредә сюрприз да әзерләгәннәр:туган көнем һәм беренче мәртәбә тавыш бируем белән котлап,бүләк тапшырдылар. Бу көн гомергә исемдә калыр,-ди Валерия.

725нче Югары Матак сайлау участогы әгъзасы Людмила Кудряшова әйтүенчә, бүген биредә җиде кеше беренче мәртәбә тавыш биргән.Аларның һәркайсына бәләкәй булса да бүләкләр биргәннәр.

Сайлау участогында җәмәгать тәртибен саклауда Казаннан килгән эчке хезмәт өлкән лейтенанты Флера Шакирова эшләде. Аның әйтүенчә, сайлау тыныч, имин уза, закон бозу очраклары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев