Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Ринас Җиһаншин мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр үткәрә

Мәктәп балалары көзге каникулда ял итә. Иң мөһиме – каникул күңелле, файдалы вакыйгалар белән тулып торсын, хәвефле хәлләр була күрмәсен.

Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кайгырта. Әнә шул максатта 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникул” оператив-профилактика чаралары үткәрелә. Әлеге акциянең максаты – мәктәп укучыларында юлда үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү, балигъ булмаган җәяүлеләрнең  хәвефсезлеген тәэмин итү.

Шул җәһәттән район автоинспекторлары укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, полиция лейтенанты Ринас Җиһаншин Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Салман мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үткәрде. Ата-аналар алдында чыгыш ясап, инспектор юлда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары хакында сөйләде. Ул бигрәк тә җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгына киң тукталды. Киемдә, сумкада әлеге элементларны файдалану җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу ихтималын 70 процентка киметә. Балалар өчен төрле формадагы һәм зурлыктагы берничә яктылык кайтаргыч элемент куллану бигрәк  тә яхшы.

Укучылар белән үткәрелгән профилактик әңгәмәләрдә дә әлеге мәсьәләгә беренчел әһәмият бирелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мондый әңгәмәләр Хузангай, Чуаш Борнае, Иске Чаллы мәктәпләрендә үткәрелде.

Автоинспектор белән очрашуларны укучылар көтеп ала. Әңгәмәләрдә алар актив катнашалар, ЮХИДИ хезмәткәрләренә төрле сораулар бирәләр. Яктылык кайтаргыч элементлар куллануның әһәмиятен хәзер ата-аналар да, балалар да яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев