Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре “Мобильник” операциясе үткәрә

3 августтан 31 енә кадәр республика ЮХИДИ идарәсе “Мобильник” оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Әлеге акциянең төп максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау. Беренче чиратта, транспорт чарасы белән идарә иткәндә кулны файдаланмыйча сөйләшергә мөмкинлек бирә торган махсус техник җайланма белән җиһазланмаган гаджетлар куллануга  юл куймау. Чөнки руль артында мобиль гаджет файдалану  (сөйләшү, смс-хәбәрләр җибәрү, программалар һәм уеннар белән эш итү) йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә, юлдагы вәзгыятьне тулысынча аңларга ирек бирми, ә бу исә еш кына юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгуга китерә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин искәртә: транспорт белән идарә иткәндә йөртүчегә кулы белән тотып телефоннан сөйләшеп бару тыела. Бу таләпне бозган очракта 1500 сум административ штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев