Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз!

Бүген юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне.

СССР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә булдырыла.

Ул вакыттан соң тормышыбыз күп үзгәрешләр кичерде. Юл иминлеге инспекторларының хезмәте дә көннән-көн катлаулырак, киеренкерәк була бара. Чөнки автомобиль транспорты арта, юл хәрәкәтенең интенсивлыгы көчәя.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кебек мөһим бурыч күбесенчә сезгә, автоинспекторларга бәйле. Тәүлек әйләнәсе авыр, киеренке хезмәт башкарып, сез чын мәгънәсендә югары профессиональлек, кыюлык үрнәкләре күрсәтәсез.

Бәйрәмегез белән кайнар котлап, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәхет телибез. Юлларыбызда иминлек хөкем сөрсен, аварияләр булмасын!

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев