Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларны электрон төстә алу отышлы

Быелның августыннан юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү комплекслары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон төстә алу мөмкин була башлады.

 

Гамәлдәге закончалык нигезендә административ хокук бозу турындагы эш буенча карарның күчермәсе өч көн эчендә почта аша заказлы хат белән җибәрелә.

Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә хәзер әлеге карарлар электрон документ формасында да юлланырга мөмкин. Кеше ЕСИА да теркәлгән булса һәм аның ризалыгы белән карар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрелә.

Агымдагы елның августыннан автомобиль ияләре Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында әлеге яңа сервиска керә алалар. ЕСИАда мәгълүматлар булган очракта бу хезмәтне ике минут эчендә рәсмиләштерергә мөмкин.

ЕСИА стандарт исәп язмасын теркәүне ике ысул белән эшләргә була.

Беренче ысул. Гражданин өеннән чыкмыйча гына  gosuslugi.ru  сайтында теркәлә. Ә инде ЕСИАда мәгълүматлары булмаса, система автомат рәвештә моны эшләргә тәкъдим итәчәк. Логин һәм пароль уйларга, шулай ук зур булмаган анкетаны тутырырга кирәк булачак.

Икенче ысул. Кеше республикадагы теләсә кайсы күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

Ике очракта да бары паспорт һәм СНИЛС кирәк булачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон төстә алу өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында “Услуги ГИБДД” бүлегендә стандарт ЕСИА язмасын файдаланып подписка рәсмиләштерү дә җитә.

Штраф турындагы карарларны портал аша электрон төстә алу бик отышлы. Сез болай вакытны экономиялисез, чөнки почта бүлегенә барып йөрергә кирәкми. Шулай ук хокук бозу турында тулы мәгълүмат аласыз. Карар сезгә чыгарылган көнне үк килеп җитә. Штрафны ташламалы чорда түләү мөмкинлеге дә зур була.

Шул рәвешле электрон төстә бары тик Татарстан территориясендәге фото-һәм видеофиксация комплекслары мәгълүматлары буенча салынган штрафлар турындагы карарларны гына алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев