Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче 46 яшьлек ир чит милекне урлаган өчен хөкем ителде

Район прокуратурасы Юхмачы авылында яшәүче 46 яшьлек Алексей Баһаветдиновка карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд Алексей Баһаветдиновны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3 бүлеге “а” пунктында каралган җинаять кылуда, ягъни торакка законсыз үтеп кереп чит милекне урлауда гаепле дип тапты.

Судта расланганча, узган елның 9 июлендә иртәнге сәгать 4 тирәсендә Алексей Баһаветдинов исерек килеш Светлана Захарова өенең биген ватып эчкә уза. Өйдән ул портатив акустик колонка, цифрлы телевизор приставкасы урлап чыга. Үзенең җинаятьчел гамәлләре белән Алексей Баһаветдинов йорт хуҗасына 1744 сум зыян китерә.

Судта ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Гаепләнүчегә ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Моннан тыш, аңа шартлы рәвештә хөкем итәлүченең тәртибен контрольдә тотучы махсус дәүләт органына хәбәр итмичә даими яшәү урынын үзгәртмәү, айга бер тапкыр әлеге оешмада теркәлеп тору бурычы йөкләнде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев