Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Юхмачы интернат-йортында сменалар алмаша

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортының бертөркем хезмәткәрләре, ике атна буе приюттан китмичә эшләп, бүген өйләренә таралдылар.

 

Приютта тәрбияләнүчеләрне шушы ике атнада шәфкать туташлары Мөнирә Шигапова, Гөлүсә Вәлиева караган, ә социаль эш буенча белгеч Мария Миндрюкова төрле чаралар оештырган. Пешекчеләр Рәзинә Сафиуллина, Наталья Леонтьева, Нәсибә Кәлимуллина әби-бабайларны тәмле итеп ашату өчен тырышканнар. Приют нянялары Ирина Антонова, Надежда Москвина, Энҗе Рәхимова, Гөлнара Хөснетдинова, Людмила Галиуллина, Роза Гайнуллина авыруларның хәлен җиңеләйтү, күңелләрен күтәрү өчен тырышканнар. Ә каравылчылар Рамил Туктаров белән Николай Симагин интернат-йортның иминлеге сагында торган. Приют җитәкчесе Евгений Васяйчев та ярты ай диярлек өенә кайтмыйча учреждениенең эшчәнлеген тәэмин иткән. Алдагы ике атна буе ул үз вазыйфаларын читтән торып башкарачак.

Гаиләләреннән, балаларыннан аерылып, тәүлек әйләнәсе эш урыннарында булып, авыруларны, картларны кайгырткан-караган бу хезмәткәрләр иң олы мактауга лаек! Шуны да әйтергә кирәк: алар барысы да күптән инде ковидтан вакцина кадатканнар. Моны беренче чиратта, приютта яшәүчеләрне кайгыртып эшләгән алар.

...Бүгеннән бу фидакарьләр “лаеклы ялда”. Эш урыннарында аларны хезмәттәшләре – II смена алыштырган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев