Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Юхмачы урта мәктәбе бинасы ремонттан соң җылы булыр дип өметләнәләр

“Эдельвейсстрой” җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы урта мәктәп бинасының стеналарын ремонтлауга май аенда ук керешкәннәр.

 Башта җылылык саклаудан бигрәк бинаны бизәү ролен үтәгән иске сайдинг тышчаны сүтеп алганнар. Аннан соң монтажчылар Вадим һәм Вячеслав Дарьиннар, Семен Николаев, профильләр беркетеп, стенаның тышын минераль мамык белән җылытканнар. 
–Бу объектта бинаның һәр ягына керамограниттан вентиляцияләнүче фасад урнаштырылачак. Мондый технология “тун эффекты” бирә,–ди бригадир Александр Дудзич. Ул инде фасадларны ремонтлау белән беренче ел гына шөгыльләнми, бу эшнең рәтен белә. 
Төзүчеләр бинаны тышлауны бер атнадан төгәлләргә, ә аннан соң керү ишекләрен ясый башларга  дип торалар. 
Ремонттан соң җылы, уңайлы булыр дип бик өметләнәләр мәктәптә. 
–Кызганыч, газ казаннары тулы куәткә эшләсә дә, җилле һәм салкын көннәрдә бинада температура режимын саклап бетереп булмый иде. Быел классларда белем алу өчен яхшы шартлар булыр дип ышанабыз,–дип уртаклашты Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков. 
Бу мәгариф учреждениесе укучылар саны буенча район үзәге мәктәпләреннән соң өченче урында тора. Биредә яңа уку елында 145 бала белем алачак, шуларның 12 се беренче сыйныфка килә. Мәктәп якын- тирәдәге сигез торак пунктка хезмәт күрсәтә. Укучыларны бирегә ике автобус йөртә. 
Хәзер бюджеттан тыш эшчәнлектән кергән акчага һәм якташларның спонсорлык ярдәме белән мәктәп бинасының эчендә тулы куәткә косметик ремонт бара. Күп кабинетларда инде идәннәрне буяганнар, түбәләрне агартканнар. Мәктәпнең техник хезмәткәрләре без килгәндә музыка астында эшлиләр иде. Күтәренке кәеф, дәрт белән хезмәт куюлары күренеп тора.  
Юхмачы мәктәбендә ремонт эшләре республика бюджетыннан бирелгән средстволарга башкарыла. Аның күләме 7 миллион 280 мең сум. Монтаж эшләре төгәл график буенча алып барыла, пландагыдан артта калу юк. 
Укучылар яңарган, ә иң мөһиме, җылы мәктәптә 1 сентябрьдә парталар артына утырачак, дип ышандыра төзүчеләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев