Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Юрист белешмәсе

.

Федераль закон (27.12.2018 ел, № 509-ФЗ) белән Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 31,35 маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә җинаять эшләренең кайсы судта каралуын билгеләү тәртибе үзгәрде.

Хәзер административ преюдицияле, җәмәгать судьясы карый торган җинаять эшләре район судына күчерелде. Сүз РФ Җинаять кодексының 116.1, 151.1, 157,158.1, 215.3, 215.4, 264.1, 315 (1 бүлек) маддәләрендә каралган җинаятьләр турында бара.

Шулай ук җинаять эшенең кайда каралуын нинди очракларда үзгәртеп булуы тәртибе дә расланды. Әлеге эш буенча карар кабул иткәндә судның объективлыгын һәм гаделлеген шик астына куя торган сәбәпләр булса, судны үзгәртергә мөмкин. Бу хактагы үтенечне яклар (стороны) җинаять эше кергән суд аша югарыдагы судка тапшырырга хокуклылар. Хөкем итәсе судны үзгәртү турындагы мәсьәлә үтенеч кергән көннән соң 10 тәүлек эчендә хәл ителергә тиеш.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев