Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә бүген 90 нчы пар язылышты

Район ЗАГС бүлегендә бүген Татар Төгәлбәе авылыннан Рөстәм Кускильдин һәм Чуаш Борнаеннан Римма Японинаның законлы никахлары теркәлде.

Шунысы игътибарга лаек – бу  быел ЗАГС бүлегендә язылышкан 90 нчы пар.

“Былтыр бездә 79 пар законлы никахын рәсмиләштергән иде. Сөенечкә, быел гаилә коручылар күбрәк. Бүген 90 нчы парны язылыштырдык. Иртәгә бездә  “кызу” көн – биш туй көтелә. Без моңа бик шат”,–ди ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина.

Яңа ел алды көннәре – аерата күңелле, һәркем тылсым көтә, могҗизага ышана торган көн. Рөстәм белән Римманы законлы никахлары белән котларга махсус Кыш бабай белән Кар кызы килгәннәр әнә. Алар яшьләргә бәхетле тормыш, зур мәхәббәт һәм күбрәк бәбиләр алып кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев