Әлки районы ЗАГС бүлегендә октябрьдә яңа туган 9 бала теркәлгән
Район ЗАГС бүлегендә октябрьдә дөньяга килгән 9 бәби теркәлгән.
Ә ел башыннан бирле 94 бала исеменә туу турында таныклык бирелгән. Узган айда 6 пар никахлашкан, елның ун аенда исә 76 гаилә төзелгән. Октябрьдә 3 пар аерылышкан, ел башыннан 37 гаилә таркалган. Ни аяныч, үткән айда 29 райондашыбыз (ел башыннан – 221) арабыздан киткән.
Чагыштыру өчен: 2018 елның октябрендә яңа туган 10 бала (ел башыннан 124) исәпкә алынган, 6 пар (71) өйләнешкән, 2 пар (39) араларын өзгән, 30 кеше (247) бакыйлыкка күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев