Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә язның беренче көнендә Артем Калсанов һәм Светлана Павлованың законлы никахлары теркәлде

Язның беренче көне Иске Тахтала авылында яшәүче Калсановлар һәм Кошки авылында Павловлар гаиләсе өчен зур бәйрәм.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Артем Калсанов белән Светлана Павлова бүген ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында тантаналы төстә язылыштылар.

Артемга 24 яшь, ул «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендә инженер булып эшли. Кәләш 21 яшьтә, мәктәп ашханәсендә пешекче.

Яшьләр Иске Тахтала авылында төпләнеп яшәргә ниятлиләр.

Артем белән Светлананы законлы никахлары белән котлыйбыз. Сездәй яшь гаиләләр районыбыз өчен бик тансык. Бәхетле булыгыз, сәламәт, акыллы балалар табып үстерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев